tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел” җыелышы милләтебезне саклау мәсьәләләренә багышланды
“Туган тел” җыелышы милләтебезне саклау мәсьәләләренә багышланды

“Туган тел” җыелышы милләтебезне саклау мәсьәләләренә багышланды

Ноябрьнең егермесендә Самара Дуслык йортында иң өлкән татар җәмгыяте – “Туган тел” үзенең еллык җыелышын уздырды. Алдагы елларда җәмгыятьтә әгъзадә генә испләнгәннәрне әгъзалыктан төшереп калдырдылар. Хәтта Шурага (Совет) кергән биш кешене төшереп калдырып, яңаларны керттеләр. Җәмгыятьнең президенты Гомәр углы Ильяс Шәкүров озын-озак нотык тотты. Самара татарлары алдында торган проблемнарга тукталды. Ә ул проблем татар телен саклауга барып тоташа. Монда борчылуларга урын бар гына түгел, ә фаҗига дә. Яшьләр генә түгел, урта буын да, “чыктым аркылы күпер” сөйләшә.

“Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров милләттәшләрне бердәм булып эшләргә чакырды. Алдагы чыгышларында да милли түрәбез “Сәлам” гәҗитәсен белмәмешкә саный иде. Бу юлы да ул кыйбласына тугры калды. “Сәлам” гәҗитәсе турында ләм-мим!

Җыелыш эшлекле юнәлештә барды, һәм барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Шамил Баһаутдин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*