tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарага Сабантуй кунаклары килә башлады
Самарага Сабантуй кунаклары килә башлады

Самарага Сабантуй кунаклары килә башлады

Бүген Самара җирлегенә X Бөтенроссия авыл Сабан туе кунаклары килә башладылар. Россиянең төрле почмакларыннан җыелган делегацияләрне Татар Байтуганы авылына Әлифба китабының язучысы Сәләй Вәгыйзов музей-йортына алып бардылар. Биредә музейның методисты Нурания Афзалова кунакларны Сәләй Гатат улының тормыш һәм иҗат юлы, авторның әлифбадан тыш язылган 43 татар телен уку-укыту китаплары турында бәян итте.

Шулай ук кунаклар Камышлы районының “Туган якны өйрәнү музее”нда да булдылар. Биредә аларны район тарихы белән таныштырдылар, әлеге җирлектә туган танылган шәхесләр турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Самара өлкәсенең Камышлы районында X Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*