tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Самара өлкәсендәге Татар Байтуганы авылында туган телне сакларга “Әлифба” китабы музее ярдәм итә
 Самара өлкәсендәге Татар Байтуганы авылында туган телне сакларга “Әлифба” китабы музее ярдәм итә

 Самара өлкәсендәге Татар Байтуганы авылында туган телне сакларга “Әлифба” китабы музее ярдәм итә

Камышлы районының Татар Байтуганы авылында рус мәктәбе генә бар, анда татар теле укытылмый. Авылдагы 64 татар баласына татар телен өйрәнергә бер генә чара кала – “Әлифба” музеендагы чараларда катнашу.

Татар Байтуганы – Сәләй Вәгыйзовны дөньяга биргән авыл. Россиянең атказанган укытучысы – ” Әлифба” китабы авторы. Без нәкъ менә шул әсбап ярдәмендә белем дөньясына аяк бастык.

Сәләй Вәгыйзов татар теле грамматикасы буенча да 43 китап язган. Ә Байтуганда аның музеен ачу эшен шушы авылдагы гап-гади фельдшер ханым Нурания Авзалова башлап йөри. Меңләгән кешене белемле иткән Әлифба китабы авторы турында һәркем белергә тиеш, ди ул. Музейны ачуны сорап 27 хат кына язган. Зур ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле.

Хәзер музей ишекләре ябылып тормый. Бирегә килгән һәркем үзе өчен кызыклы мәгълүмат алып китә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*