tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарның 12 санлы кичке мәктәп бинасында искә алу кичәсе узды
Самарның 12 санлы кичке мәктәп бинасында искә алу кичәсе узды

Самарның 12 санлы кичке мәктәп бинасында искә алу кичәсе узды

Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте 30 еллыгын бәйрәм итә. Оешма өлкәдә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкара. Самарның “Яктылык” татар мәктәбен ачуда да оешманың өлеше зурдан. Ә иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә оештырылган якшәмбе мәктәбендә узган иде. 

“Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе бу уңайдан искә алу кичәсе уздырды. Чара 9 сентябрьдә Самарның 12 санлы кичке мәктәп бинасында (Александр Матросов урамы, 13 йорт) узды. Кичәдә биредә укыган һәм эшләгән милләттәшләр катнашты.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*