tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда телләр турындагы дәүләт программасын 2022 елга кадәр озайттылар
Татарстанда телләр турындагы дәүләт программасын 2022 елга кадәр озайттылар

Татарстанда телләр турындагы дәүләт программасын 2022 елга кадәр озайттылар

Республикада “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын 2022 елга кадәр озайттылар. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

“2014-2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында дәүләт программасын раслау турындагы” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.10.2013 елгы № 794 карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: атамадагы “2014-2022” саннарын; 1 пункттагы “2014-2021” саннарын “2014 – 2022” саннарына үзгәртергә”, – диелә документта.

Программа өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән финансларның гомуми күләме 1,3 миллиард сум.

Дәүләт программасының максаты – татар, рус һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*