tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан көрәшчеләре Екатеринбургта узган ярышта ике алтын медаль яулады
Татарстан көрәшчеләре Екатеринбургта узган ярышта ике алтын медаль яулады

Татарстан көрәшчеләре Екатеринбургта узган ярышта ике алтын медаль яулады

Моннан берничә көн элек, Екатеринбургта беренче тапкыр студентлар арасында билбау көрәше буенча дөньякүләм бәйге булып үтте. Бәйгегә дөньяның бик күп илләреннән яшьләр җыелган һәм шатлыклы хәбәр: Татарстаннан бертуган Рөстәм белән Рәшит Сибагатуллинар ярышта җиңеп, беренче урынга чыктылар.

Рәшит йөз килограммга кадәрге авырлыктагы, Рөстәм йөз килограммнан авыррак үлчәүдәгеләр арасында бил алышкан. Егетләр икесе дә Россия Эчке эшләр министрлыгының юридик институты студентлары, уку алдынгылары, группаларында старосталар.

Дәрәҗәле бәйгеләрдә аларның беренче генә җиңүе түгел, егетләр республика данын яклап әледән-әле чыгыш ясыйлар, спортта бик матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Әтиләре – Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да заманында Сабан туйларда бил алышкан, батыр калган шәхес. Аның үрнәген хәзер уллары дәвам итә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*