tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең кышкы сессиясе тәмамланды
«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең кышкы сессиясе тәмамланды

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең кышкы сессиясе тәмамланды

3-9 нчы гыйнварда «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең кышкы күчмә сессиясе узды. Анда 82 бала катнашты.

Бер атна дәвамында күңелле кичке чаралар, кызыклы мастер-класслар оештырылды. Балалар смена буе белем алды. 3D-модельләштерү, Python телендә программалаштыру, график дизайн, робототехника, фото сәнгате, видеомонтаж, SMM юнәлеше буенча дәресләр үткәрелде.

Сәлкешләр киберспорт, диджеинг, инглиз теле, психология, креатив фикер йөртү, өстәл уеннары, кул эшләре буенча мастер-классларда катнаша алды. Соңыннан һәр бала ирешкән уңышларын воркшопта тәкъдим итте.

selet.biz

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*