tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уза
Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уза

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уза

7 декабрьдә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан кинематографистларының “Күбәләк” (реж. Фәрит Дәүләтшин) һәм “Мулла” (реж. Әмир Галиәскәров, Рамил Фазлыев) фильмнары күрсәтеләчәк.

Тамашачыларга картиналарны “ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова һәм режиссер Рамил Фазлыев тәкъдим итәчәк.

Фильмнарны «Рекорд» Яшьләр йортында (Санкт-Петербург ш., Адмиралтейский районы, Садовая ур., 75) 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр күреп була.

Исегезгә төшерик, Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре 4 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр уза.

tatarkino.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*