tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саранскида татар җыры фестивале узачак
Саранскида татар җыры фестивале узачак

Саранскида татар җыры фестивале узачак

Мордовия башкаласында «Авылым тавышлары» татар җыры фестиваль-конкурсы узачак. Республика күләмендәге чара 22 сентябрьдә оештырылачак. Тамашачыларны республика мәдәният сараенда көтәләр. Быелгы фестиваль юбилейлы унынчы тапкыр үтәчәк.

Фестиваль-конкурста Сарансктан һәм Мордовия районнарыннан иң яхшы үзешчән артистлар катнашачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, алар татар халык җырларын да, заманча эстрада хитларын да башкарачак.

Башлана -13: 00 сәгатьтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*