tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «I’MAN» ир-атлар проектының беренче утырышы узды
Казанда «I’MAN» ир-атлар проектының беренче утырышы узды

Казанда «I’MAN» ир-атлар проектының беренче утырышы узды

11 сентябрьдә Казанда ир-атлар өчен «I’MAN» проекты башланды. Кич белән Галиев мәчетендә беренче очрашу – проектта катнашучылар белән танышу узды. Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча булдырылды.

Беренче утырышка Ислам дине кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 50гә якын кеше килде. Алар белән ачыктан-ачык сөйләшүгә имам Зәкәрия хәзрәт Тимганов чакырылган иде. Ул мөэмин мөселманнарның сыйфатлары турында сөйләде, үз-үзең өстендә эшләү өчен дөрес ният булдырырга киңәш итте.

Беренче утырыш барышында егетләр Исламның хәзерге ир-ат тормышында булу дәрәҗәсе мәсьәләсен карадылар: мөселманның омтылышлары, номиналь һәм традицион Исламның аерымлыклары, югары дәрәҗәдә гыйбадәт кылу билгеләре, яхшы әхлак тәрбияләү, үз-үзеңне танып белү һәм башкалар.

Искәртеп үтик: «I’MAN» проекты кысаларында ир-атлар өчен атна саен очрашулар, төрле практикалар, спорт күнекмәләре һәм лекцияләр уздырылачак. Очрашулар Казанның Галиев мәчетендә була. Күренекле хәзрәтләр проектта катнашучыларга көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары турында сөйләячәк. Кеше физиологиясе, мотивация һәм башка өлкәләрдә һөнәри белгечләрнең чыгышлары да көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*