tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татар җырлары тупланган диск дөнья күрде
Себер татар җырлары тупланган диск дөнья күрде

Себер татар җырлары тупланган диск дөнья күрде

“Әмәл” себертатар көйләре” дип аталган җырлар дискын тәкъдим итү кичәсе 28 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән оешкан рәвештә үтте.

Әлеге җырлар дискын филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин чыгарды. Себер татар халкының борынгы, онытылып барган җырларын туплап, дискка яздыру турында ул Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә укыткан елларда хыяллана. Мәдәниятебезгә гашыйк, сәләтле, милләт җанлы студентларны җыеп “Әмәл” ансамблен булдыра. Алар өлкәнең татар авыллары буйлап йөреп, халык җырларын өйрәнәләр.

Ансамбль хәтта регионара фестиваль-бәйгеләрендә катнашып, лаеклы урыннарга ирешә. Әмма студентлар уку йортын тәмамлап, төрлесе төрле якка тарала, шулай ансамбль дә таркала. Максим Александр улы башкарган хезмәтләрен югалтмас өчен әлеге җырларны дискка тупларга була. Бу эш 7 ел дәвам итә.

Чараны җирле шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова алып барды. Дискка кергән 10 җырны Земфира Шәрипова, Рузилә Речапова, Альбина Бикинәева, Данил Замонов башкардылар. Аларның чыгышларына ямь өстәп Мөнирә Хөснетдинова себер телендә язылган үзенең, Клара Кучковская, Галия Абайдуллинаның шигырьләрен укып барды.

Кичә ахырында Максим Сагидуллин дискны чыгаруда ярдәм иткән якташларына, чарага килгән кунакларга рәхмәтен белдерде, себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова Рәхмәт хатлары тапшырды.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*