tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда дәүләт телләрен куллануның хокукый нигезләренә багышланган конференция узачак
Казанда дәүләт телләрен куллануның хокукый нигезләренә багышланган конференция узачак

Казанда дәүләт телләрен куллануның хокукый нигезләренә багышланган конференция узачак

11 декабрьдә «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Бу хакта конференцияне оештыручылар хәбәр итә.

Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Конференциядә пленар утырыш (10.00 – 12.30), 2 секция утырышы (13.30−17.00) планлаштырыла.

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Конференц-залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үтәчәк.

Башлану вакыты – сәгать 10.00да. Чарага теркәлү сәгать 9.00да башлана. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-55-93.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*