tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Ислам мәдәнияте нигезләре” буенча олимпиада
Түбән Новгород өлкәсендә “Ислам мәдәнияте нигезләре” буенча олимпиада

Түбән Новгород өлкәсендә “Ислам мәдәнияте нигезләре” буенча олимпиада

Ислам мәгарифе Советы, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Гулистан» мәдрәсәсе һәм Чувашия Диния нәзарәте белән берлектә, Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районы Красногорск урта мәктәбе базасында «Ислам мәдәнияте нигезләре» фәне буенча III төбәкара олимпиада үткәрелде.

Олимпиадада Чувашиянең татар авыллары мәктәпләре актив катнашып югары урыннарга лаек булдылар.

Комсомол районы – Урмай урта мәктәбе, Тукай урта мәктәбе, Батыр районы – беренче номерлы Шыгырдан урта мәктәбе, беренче номерлы Батыр урта мәктәбе, Кызыл-Камыш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, Ә.Феизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе, Татар Согыты урта мәктәбе укучылары катнашты. Катнашучылар шулай Мордовия, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләреннән килгән иде.

Сораулар Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган гомуми белем бирү мәктәпләре өчен «Ислам мәдәнияте нигезләре» укыту әсбабы буенча алдан әзерләнгән иде.

1-3 урыннарны алган олимпиадада җиңүчеләргә Түбән Новгород өлкәсе мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте дипломнары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Олимпиада программасы бай эчтәлекле иде. Олимпиада фестиваль белән тәмамланды, анда барлык катнашучылар да матур чыгышлар күрсәтте. Чыгышлар тамашачылар күңеленә хуш килде, берәү дә битараф калмады. Барлык чыгышлар да үсеп килүче буынның рухи-әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә багышланган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*