tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды
Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды

Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды

Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды. Бәйге вокал-соло, хореография һәм нәфис сүз номинацияләре буенча узды.

Конкурста катнашырга 400 дән артык кеше теләк белдергән. Атказанган артистның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова – сайлап алу турлары үткәрү идеясенең авторы. Әлфия Авзалова фонды ярдәме белән бик күп талантлы балалар үзләренең иҗади юлларын таба алды.

Бәйгедә Питрәч, Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан иҗат коллективлары катнашты. Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап, җырлар аның репертуарыннан гына башкарылды.

Жюри составында Татарстан Республикасының халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Кәримулла Габидуллин, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова, продюсер һәм режиссер Рәмзия Нигъмәтуллина, рус балет мәктәбенең өлкән укытучысы Марина Когаль бар иде.

Конкурста җиңүчеләр 2020 елның октябрендә узачак икенче халыкара сайлап алу турына сертификатлар һәм чыгыш ясау хокукы алды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*