tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себердә татар халык уен коралларын ясаучылар арта
Себердә татар халык уен коралларын ясаучылар арта

Себердә татар халык уен коралларын ясаучылар арта

Татар фольклоры буенча өлкә күләмендә үткән фестиваль халыкның күңел түрендә яткан җыр-моңнарын гына торгызып калмыйчан, борынгыдан килгән уен коралларын да кайтарырга нык этәргеч ясады. Иҗат җанлы хезмәткәрләр яңа көч, дәрт белән бу эшкә керешәләр. Каяндыр сызымнарын табып, барып өйрәнеп шәп кенә уен кораллары да ясый башладылар. Еллар узган саен осталыклары артып, хәзер башкасын, катлаулырагын үзләштерергә омтылалар.

– Татар мәдәниятен торгызу өчен янып-көеп йөрүче Фәнзилә Җәүһәрованың хыялы тормышка ашты: фольклор белән кызыксыну нык артты. Совет чорында курай-кубыз шикелле уен кораллары турында мәдәният белгечләренә дә сөйләмәгәннәр. Мин Алабугада белем алганда аларның нәрсә икәнен дә белмәдем. Бар игътибар оркестр уен коралларына бирелде.

“Түгәрәк уен” фольклор фестивале үткәрелә башлаганнан соң Гаяз Габдуллин һәм мин уен кораллары ясап карарга булдык. Чаңгы таягыннан курай ясый башладым. Агачтан ясар өчен безнең мөмкинлекләр юк. Көйли-көйли тишекләрне игәүлибез. Аннары җәя кубыз, барабаннар, сорнай, җилдергән, сырлы бәләк, шакмак, тубал барабан ясадым. Инде саз ясап карарга уйлыйбыз, диде Төмән шәһәр мәдәният үзәгенең инструменталь-фольклор студиясендә “Умай” олылар, “Чимги” балалар ансамбльләрен җитәкләүче Әбүзәр Миңнебаев.

Бу уен коралларын Әбүзәр Миңнебаев җитәкләгән, шактый гына мактаулы исемнәргә ирешкән “Умай, “Карлыгач”, “Чимги” ансамбльләре чыгышларында күрәбез.

Өлкәнең берничә районы татар мәдәният хезмәткәрләре өчен семинар үткәннән соң, татар уен коралларына тагын да сорау арта. Һәрьяктан да үсәргә омтылган кеше буларак, Геннадий Макаровтан алган дәресләр Әбүзәр Миңнебаевны думбра ясарга этәрә. Бу эштә ярдәмгә өлкә татар китап нәшрияты директоры Минзат Ибәтуллинны чакыра. Аның төгәллеге, кулының агач эшенә оста булуы, кызыксынучанлыгы нәтиҗәсендә матур, пөхтә татар думбралары әзерләнә башлый. Ә Әбүзәр Миңнебаев музыка чыгару өлешен килештерә.

– Мин Муллаштагы “Карлыгач” балалар фольклор төркеме өчен биш думбра ясаган идем инде. Семинардан соң кызыксынучылар арту аны тизләтүне, сыйфатлырак итүне генә таләп итте, – дип дәвам итте иҗат дәрте ташып торган белгеч. – Бу татар думбралары Геннадий Макаров сызымы буенча, бөтен шартларын туры китереп башкарыла. Ничек башланды соң бу? Иң элек думбраларны Казандагы фольклор белгечләреннән сорарбыз дигән идек. Алар үзләре дә Казакъстаннан алуларын белгәч, көчебезне сынап карарга уйладык. Әкренләп остарып барабыз, уйнарга өйрәнер өчен килешле генә уен кораллары килеп чыкты.

Минзат матур итеп дүртенче думбрасын ясады инде, мин өйдә балаларга бишне әзерләдем. Хәзер тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү өчен төрле ысулларны кулланып карыйбыз. Фанерны шпонга алыштырып карарга булдык. Тавышның яңгыравын көчәйтергә тырышабыз. Быелгы чыгышларны татар думбрасы белән башкарачакбыз. “Чимги”лылар өчен Гөлфизәр Абдрахманова язган “Күчем хан” шигыренә көй дә яздым.

Безнең максат – халык уен коралларын торгызып, үзләштереп, яшь буынга өйрәтеп калу, җыр-моңнарыбызны җиткерү.

Элек авыл саен гармунда уйнаучы булмый калмаган. Соңгы елларда курайчылар да активлашты. Үзәк директоры Лилия Кәримова белән зур итеп “Уйнагыз, гармуннар” фестивален үткәрү турында да сөйләшәбез әле. Төмәннең үзәк мәйданын гөрләтеп татар көй-җырларын яңгыратасы иде.

Менә шулай тынгысыз булсаң гына уңышларга юл ачыла икән ул.

Гөлнур Вәлиева,

Azatliq.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*