tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сембер карлыгачлары” конкурсында кемнәр җиңгән?
“Сембер карлыгачлары” конкурсында кемнәр җиңгән?

“Сембер карлыгачлары” конкурсында кемнәр җиңгән?

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә “Сембер карлыгачлары” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Быел әлеге традицион бәйге дистанцион форматта узды.

Балалар һәм яшьләр иҗатын үстерүгә, татар халык иҗатын саклап калуга юнәлдерелгән конкурста унбер районнан 35 солист катнашты.

“Сембер карлыгачлары” өлкә балалар фестиваль-конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Оештыручылар: Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, өлкә Халык мәдәнияте үзәге, Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе.

Мәртәбәле жюри – Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институтының әйдәп баручы белгече Әлфия Әбетдинова, Татар мәдәният үзәге аккомпаниаторы Наил Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова яшь талантларның башкару осталыгына, әсәрнең темасын ачыклый алуына һәм артистлык сәләтенә бәя бирделәр.

7-12 яшьлек балалар арасында җиңүчеләр итеп Булат Замдеев (Сенгилей районы), Диләрә Шиһабетдинова (Ульяновск), Дамир Камалетдинов (Ульяновск), Елизавета Мартынова (Яңа Малыклы районы) Алинә Ибатуллина (Димитровград), Ильяс Александров (Радищево районы), Ләйсән Фәхртдинова (Ульяновск районы), Алия Мәүлетова (Николаевка районы) һәм Алина Хәмидуллова (Ульяновск) танылды. 13-17 яшьлекләр арасында да җиңүчеләр исемлеге билгеле. Менә алар: Илизә Шәрипова (Ульяновск), Гүзәлия Якупова (Чардаклы районы), Алинә Фәтхуллина (Новоспасское районы), Динара Хәйруллина (Ульяновск районы) һәм Һава Куликова (Николаевка районы).

Р.НИГЪМӘТЛЕ

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*