tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергей Собянин һәм Сергей Аксёнов татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар
Сергей Собянин һәм Сергей Аксёнов татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар

Сергей Собянин һәм Сергей Аксёнов татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан кешеләре адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар килә башлады. 21 май көнне үз котлау телеграммаларын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов җибәрделәр.

Сергей Собянин ассызыклаганча, 1920 елның 27 маендагы Декрет татар халкының милли-дәүләт үзбилгеләнүенең тарихи дәвере булды, республиканың икътисадый һәм мәдәни үсешенә юл ачты.

«Хәзерге дәвердә Татарстан – куәтле сәнәгати, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм мәдәни потенциалы булган алдынгы төбәкләрнең берсе. Монда эре инвестицион һәм инфраструктур проектлар нәтиҗәле гамәлгә ашырыла, ә әзерләнгән инновацияләр башка төбәкләрдә дә кертелә, – дип билгеләп үтә Мәскәү мэры. – Социаль өлкәгә, шәһәрләрдә һәм районнарда сыйфатлы җәмәгать киңлекләре булдыруга, үзенчәлекле мәдәни мирасны саклап калуга зур игътибар бирелә».

Сергей Собянин: «Республика җитәкчелеге кешеләргә һәм икътисадка ярдәм итү өчен, төбәк нормаль тормышка тизрәк кайтсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли», – ди телеграмма текстында.

Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы бүген социаль-икътисадый үсеш лидерлары арасына керә, Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора. «Бу – бөтен татарстанлыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе», – диелә телеграмма текстында.

Сергей Аксёнов ассызыклаганча, Татарстан сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турындагы килешүне Россия Кырымы белән төбәкләр арасында беренчеләрдән булып төзеде.

«Безне уртак тарих һәм уртак язмыш бәйли, бөек Ватаныбызга мәхәббәт берләштерә! Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезгә һәм Татарстан кешеләренә Кырымга туганнарча ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт, Россия һәм туган республикагыз иминлеге хакына барыгызга да сәламәтлек, бәрәкәт һәм яңа уңышлар телим!» – дигән Сергей Аксёнов.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*