tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәйдәшстанга сәяхәт
Сәйдәшстанга сәяхәт

Сәйдәшстанга сәяхәт

9 августта 11.00 сәгатьтә Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында традиция буенча “Сәйдәшстанга сәяхәт” – Сәнгать бәйрәме үтәчәк.

“Сәйдәшстан” – татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы, күренекле композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган бәйрәм. “Сәйдәшстанга сәяхәт” беренче мәртәбә 2000 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм театрның ул вакыттагы директоры Шамиль Закиров тырышлыгы белән үткәрелде.

Быелгы бәйрәм кунаклары – татар вокаль сәнгате осталары Зилә Сөнгатуллина, Резеда Галимова, Георгий Ибушев. Бөек композитрның әсәрләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры һәм “Новая музыка” камера оркестры (София Гобәйдуллина исемендәге заман музыкасы Үзәге) башкарачак, дип хәбәр итә проект авторлары.

“Сәйдәшстан”да шулай ук Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы, Казах дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы Әлфия Кәримова һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*