tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәйлән” проектының икенче этабы башланды
“Сәйлән” проектының икенче этабы башланды

“Сәйлән” проектының икенче этабы башланды

“Сәйлән” – балалар телевизион җыр фестивале. Аның максаты – татар халык җырларын, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Фестивальгә 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Әлеге катнашучылар өчен 2 ай дәвамында “ШАЯН ТВ” каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 16 бала ярымфиналга узды.

Фестивальдә катнашучылар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар каралган. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының матур җырларын танытырга ярдәм итәчәк.

“Сәйлән” проектын 6 октябрьдән һәр якшәмбе “ШАЯН ТВ” каналында карап булачак. Гомумән, проект турында да, каналга бәйле иң соңгы яңалыклар белән дә интернет челтәрдәге сәхифәләрдән аша танышып барырга мөмкин.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*