tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының сентябрь саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының сентябрь саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының сентябрь саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының сентябрь саны дөнья күрде. Бу санда укучыларыбыз Бөтендөнья татар конгерссы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Балтач районында узган күчмә утырышы, 23-25 август көннәрендә татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен уздырылган белем бирү форумы турындагы кызыклы язмаларыбыз белән таныша ала. Шулай ук газетабыз битләрендә патриот-шагыйрь Фатих Кәрим музее ачылу тантанасы турында Энҗе Шәйхетдинова мәкаләсе дә урын алды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 28 августында, Башкортстанның Ает авылында Татарстан Президенты ярдәме белән төзекләндерелгән Фатих Кәрим музее ачылды.

Газетабызның даими рубрикаларында — Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе Шамил Усманов турында кызыклы фактлар, Әлмәт Татар дәүләт театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина белән әңгәмә, Чувашия республикасы Кармыш авылы турында укырга мөмкин. Шулай ук басмабызда Башкортстан Республикасы, Төмән, Мәскәү, Ульян өлкәләрендәге милләттәшләребезнең хәбәрләре дә урын алды.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.

Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*