enrutat
Баш бит / Татар халкы үсеше стратегиясен тормышка ашыру Республика җитәкчеләренең ихтыяр көченнән торачак
Татар халкы үсеше стратегиясен тормышка ашыру Республика җитәкчеләренең ихтыяр көченнән торачак

Татар халкы үсеше стратегиясен тормышка ашыру Республика җитәкчеләренең ихтыяр көченнән торачак

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Ренат Харис татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрен җиткерде. Аларны ул Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевнең татар язучылары белән очрашуы вакытында язма рәвештә дә тапшырган.

Иң беренче чиратта, педагогия институтын торгызырга һәм аны Татарстан дәүләт педагогия университеты дип атарга. Максим Горький язучыны “кеше җаны-рухының инженеры” дип хаклы рәвештә атаган. Ә кеше рухы-җанының баш инженеры — Укытучы! Укытучыга мөнәсәбәт начар булган җәмгыятьнең киләчәге матур була алмый. Антик чордан алып, бүгенге көнгә чаклы укытучы иң югары урында торган. Бүген халык укытучыга яхшы мөнәсәбәттә, ләкин, кызганыч ки, телевидениене ачып карасаң, радионы тыңласаң, гаиләнең төп вазыйфаларын укытучыга йөкләргә маташалар, һаман укытучыны салып таптыйлар, бөтен гаепне анардан күрергә тырышалар. Хәтта бу хәл дә укытучының җәмгыятьтәге урыны җитди булуы турында сөйли. Ләкин укытучының дәрәҗәсен түбәнәйтәләр дә түбәнәйтәләр. Бу юньлегә түгел. Шуңа күрә татарга, әлбәттә, башка милләтләргә дә, тәрбияли торган укытучылар кирәк. КФУда укытучылар түгел, белгечләр әзерлиләр. Безгә белгечләрдән бигрәк укытучылар кирәк. Безнең педагогика университетын федераль университет кысаларына кертү стратегик хата булды. Булачак укытучылар университеты дөньядагы иң алдынгы методик кулланмалар белән, яңа технологияләр белән коралланырга тиеш. Укытучы төрле льготалардан файдаланырга тиеш.

Икенчесе, КФУдагы журналистика бүлеген яңача үзгәртеп корырга кирәк, чөнки бу институтның җәмгыятьне тәрбияләүдәге йогынтысы гаять зур. КФУның журналистика бүлеге башкача эшләргә тиеш. Татар журналистлары арасында медицина, авыл хуҗалыгының, икътисадның, финанс-налог системасының төрле тармаклары буенча, театр сәнгате, музыкаль культурабыз (опера, балет, симфония һ.б.) буенча компетентлы мәкаләләр яза алучы профессионаллар бик аз, ә шундый мәкаләләр белән федераль газета-журналлар битләренә чыгучылар гомумән күренми. Шул сәбәпле хәтта зур казанышларыбызны да илкүләм яңгырата алмыйбыз. Ә күренекле әсәрләргә күсәк күтәрү өчен әлләни белем дә, акыл да кирәкми. КФУның журналистика бүлеге фәкать магистратура булырга тиеш. Төрле институттагы бакалавр дипломы алган белгечләргә журналистика магистратурасында ныклап бу үтә катлаулы һәм мактаулы профессиянең серләрен өйрәтергә кирәк. Һәр юнәлеш буенча компетентлы журналистлар булырга тиеш. Телевизион журналистларны да шулай әзерләргә кирәк. Аларның төс-кыяфәтләре булсын, тавышлары кешенең колагын назларга тиеш, сөйләм культурасы, килеш-килбәте халыкка үрнәк, өлге булсын.

Өченчесе, республиканың һәр татар гаиләсенә татар телендә бер-ике газета һәм журнал килеп торырга тиеш. Бүгенге көндә моны Россия матбугат чаралары эшли. Миңа, мәсәлән, язылмасам да, “Российская газета” килеп тора. Бу бит Россия бюджеты хисабына башкарыла. Ә миллиардлаган тонна нефть чыгара торган Татарстан шушыны эшли алмыймыни? Газета-журнал килсә, кеше аны барыбер бер битен ике көнгә бер булса да укый, шулай итеп аның уку культурасы барлыкка килә һәм ул туган телендә укуга тартыла башлый, үзенең язма телен күреп-белеп тора. Республика минем туган телемне әнә ничек кайгырта дип, горурлана башлый. Мондый эшне илебезнең татарлар күмәкләп яши торган регионнарда булдыруны да күз уңында тотарга кирәк. Татарстан парламенты, хөкүмәте бик күп регионнар белән хезмттәшлек килешүләре төзи. Әлеге эш шул килешүләрнең бер пункты була ала.

Дүртенчесе, һәр учреждениедә, предприятиедә кечкенә генә булса да татар китапханәсе эшләргә тиеш. Чөнки татар әдәбиятын белмәгән татар кешесе зыялы була алмый. Ә бездә чын интеллигентлар аз, хәтта министрлар, шәһәр, район башлыклары арасында да.

Бишенчедән, һәрбер югары уку йортында, бер-ике семестр булса да, татар әдәбияты укытылырга тиеш. Бүген сез югары уку йортларын бетереп чыккан татарның берсеннән дә татарча интервью ала алмыйсыз, чөнки аларның тел байлыклары юк, ә тел байлыгы матур әдәбият укудан килә. Интернет, телевидение кешегә тел байлыгы да, грамматик камиллек тә өсти алмый.

Алтынчыдан, без татар телен саклауда төп терәк итеп авылны саныйбыз. Бу, күпмедер дәрәҗәдә, бүген дөрестер. Ләкин авыл үзенең бу сыйфатын елдан-елга югалта бара. Авылларның саны кими, алар кечерәйгәннән кечерәя баралар, халкы азая, күбесендә инде хәтта беренче сыйныфка балалар таба алмыйлар. Бу процессны туктату мөмкин түгел, хәтта әкренәйтү дә авыр. Димәк, милләтне үстерү стратегиясе шәһәргә адресланырга тиеш. Татар авылларының туган телебезнең сакчысы, нигезе булу хасиятен без бүген шәһәргә күчерә белүне өйрәнергә тиеш.Авыл беткәндә дә тел исән калырлык булсын!

Җиденчедән, дәүләт милли сәнгатьне, сәнгать кешеләрен үстерүгә йөз тотарга тиеш. Бигрәк тә яшь талантларны үстерү. Милләт үсешенең күрсәткече — рухи алгарыш. Икътисад ул Африкада да икътисад. Икътисади үсеш – республика, төбәк, ил үсешен билгели, ә милләт үсешен – әдәбият, сәнгать, мәдәният! Шуңа күрә без бүген иҗат берлекләренә дә игътибарны арттырырга тиешбез. Иҗат берлекләре роман-поэмалар язмыйлар, нәкыш, графика, скульптура әсәрләре ясамыйлар, спектакльләр тудырмыйлар, ләкин алар, тарих исбат иткәнчә, талантлы сәнгатькарьләр тирәсендә иҗат мохите булдыралар, шуны саклыйлар. Татарда язучы, рәссам, композитор дигән профессия булырга тиеш. Моның өчен Татарстан парламенты язучы, рәссам, композитор хезмәтен профессиональ хезмәт, профессияләр реестрына кертергә тиеш. Моны “Татар әдәбияты, сәнгате турында закон” кабул итү аша эшләп була. Бу закон РФ Конституциясенә дә, РФ законнарына да каршы килми.

Сигезенчесе һәм иң мөһиме – Стратегиянең үтәлешен телевизион шоуга, җыелышларга, матбугат битләрен биләгән бәхәсләргә, фикер алышуларга, хисап тотуларга әйләндерергә ярамый. Һәр җитди эш тыныч, мактанусыз, ашыкмыйча эшләнергә тиеш.

Мин әйткән шушы сигез пункт РФ Конституциясенең бер статьясын да бозмый. Стратегияне тормышка ашыру Республика җитәкчеләренең ихтыяр көченнән торачак.

intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*