tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тосно шәһәрендәге Балалар һәм яшьләр үзәгенә Муса Җәлил исеме бирелергә мөмкин
Тосно шәһәрендәге Балалар һәм яшьләр үзәгенә Муса Җәлил исеме бирелергә мөмкин

Тосно шәһәрендәге Балалар һәм яшьләр үзәгенә Муса Җәлил исеме бирелергә мөмкин

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендәге Балалар һәм яшьләр үзәгенә герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелергә мөмкин. Бу тәкъдимне шәһәр җитәкчелегенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткергән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Узган атнада Васил Шәйхразиев Тосно шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округында яшәүче милләттәшләр белән Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы буенча фикер алышу уздырды. Эшлекле сәфәре барышында ул шәһәрдәге Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салган.

“Тоснода Муса Җәлил һәйкәле Балалар һәм яшьләр үзәге каршында тора, шуңа күрә мин шәһәр җитәкчелегенә – Тосно районы администрациясе башлыгы Валерий Гончаров һәм Тосно шәһәре башлыгы Александр Канцеревка әлеге үзәккә герой-шагыйрь исемен бирү тәкъдимен әйттем. Алар тәкъдимне хуплады”, – диде Милли Шура рәисе. Аның фикеренчә, бу патриотик тәрбиянең бер алымы булыр иде.

Үзәктә герой-шагыйрь почмагын оештыру да ниятләнә, диде вице-премьер.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*