tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шатлык өләшүче бәйрәм
Шатлык өләшүче бәйрәм

Шатлык өләшүче бәйрәм

Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә күп балалы, мохтаҗ гаиләләрдәге, инвалид балаларга чыршы бәйрәме үткәрелде. Алар арасында “Бәрәкәт” хәйрия фонды ярдәм итеп килә торган сабыйлар да бар иде. Мәдәният хезмәткәрләре матур программа әзерләгәннәр, кунаклар рәхәтләнеп катнашып, Убырлы карчыкның Кыш бабайның тылсымлы таягын урлавы өчен борчылсалар, соңыннан Кар кызы, Куян, Бүре, Төлке белән барысының да дус булып калулары өчен куандылар. Бергәләшеп уеннар уйнадылар, рэп җырларга өйрәнделәр. Аннары матур чыршы янында фоторәсемгә төштеләр, бүләкләр таратылды.

“Бәрәкәт” хәйрия фонды чакырган балалар бергәләшеп мул өстәл артында чәй эчтеләр, тормыш хәлләре турында сөйләштеләр.

Бер уңайдан, фондның попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдиновадан эшләре турында сораштым. Ул әлеге оешманың “Бездә ятим бала юк” проектының дәвамчысы булуын әйтте. Аның барлык эшләрен дәвам итүләрен хәбәр итте.

– Соңгы вакытта Тубыл районында яшәүче 3 балалы Фазыловлар гаиләсенә йорт алып бирдек. Хәзер алар Нешшә авылыннан Овсянниковага күчтеләр. Авылда яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Быел бергәләшеп бәрәңге дә үстерделәр. Спонсорларыбыз бу йортка мебель дә алып куйдылар. Аны һәм балаларга бәйрәм бүләкләрен яңа елга кадәр җиткерергә тырышырбыз. Бу йортны һәм урынын башта элекке хуҗасы исеменә рәсмиләштердек. Аннары юридик яктан Фазыловлар гаиләсе исеменә күчердек. Бик катлаулы эш башкарсак та, спонсорлар һәм халык җыйган акча әлеге гаиләгә зур шатлык алып килүенә күңелебез тынычланды.

Ел саен үзебез булышкан гаиләләрне чыршы бәйрәменә чакырабыз, алар бергәләшеп аралашсын дибез. Зур гына бүләкләр дә таратабыз. Быелгы бүләкләребез 180 баланы шатландырачак. Тубыл себер-татар үзәгендә үтәчәк чыршы бәйрәменә дә фонд ярдәм итеп килгән гаиләләр киләчәк, аларга да күчтәнәчләр җибәрәбез.

Бу эшләр барысы да спонсорларыбыз: Рамил Усманов, Рамил Нәбиев, Ринат Шәрәфетдинов, Ринат Насыйров, Реваль Хөснетдинов, Илдар Галимов ярдәмендә башкарылды. Аларга зур рәхмәт. Без шактый янгыннан зыян күргән гаиләләргә матди ярдәм күрсәттек. Әле дә аралашып, хәлләрен белешеп торабыз. Шундыйларның берсе – Төмән районының Талымхан авылында яшәүче Сөлхәрнәевлар гаиләсендә 8 бала үсә. Янгын чыгып, өйсез калгач, бүгенге көндә дә тернәкләнеп китә алмыйлар: башка кеше йортын фатирга алып яшиләр. Балалар акыллы, тәртипле, татар телендә генә сөйләшәләр, чиста киенгәннәр. Олысы – 14, кечкенәсе 2,5 яшьтә, 6сы мәктәптә белем алалар. Ничек кенә тормышларын җиңеләйтергә икән, дигән сорау күңелемне борчып йөри.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*