tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шаян ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә
«Шаян ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә

«Шаян ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә

«Шаян ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итә.

«Әгәр дә телевидение серләренә төшенәсегез, камера алдында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, безнең мәктәпкә рәхим итегез. Яшь блогерлар мәктәбе 2018нче елдан бирле актив эшләп килә. 20гә якын алып баручы, шулай ук республикабызның төрле районнарында яшәүче актив балалар да безгә кушылды», – ди «Шаян ТВ» каналы җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Сәхабетдинова.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов блогерлар белән тыгыз элемтәдә, һәрбер эшне күзәтеп, киңәшләрен бирә.

«Блогер вакыйгаларның үзәгендә кайный. Кайчан карама, телефонын яки фотоаппаратын кулга алган, төшерә, монтажлый. Заман белән бергә атлый. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен, кызыксынучан булырга, күп укырга, фотоларны дөрес ракурслар кулланып төшерергә кирәк. Алдан темаларны уйлап, план төзеп кую да мөһим», – диде «Шаян ТВ» каналында эшләүчеләр.

Телевизион блогер мәктәбендә онлайн дәресләр биреп, телевидение дөньясының серләрен ачарга ярдәм итәләр. «Шаян ТВ»ның Instagram аккаунтында туры эфирларда киңәшләр бирәләр. Онлайн дәресләрдә күренекле блогерлар, телевидение алып баручылары, журналистлар белән очрашырга була.

Туры эфир барышында үткәрелгән онлайн дәресләр сакланып, канал сайтына да урнаштырылачак. Онлайн-дәресләрдә әдәби сөйләм осталыгы, дикция, видео төшерү серләре, блогер булу өчен нишләргә кебек сорауларга җаваплар ишетергә мөмкин.

Сылтамалар:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*