tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакый Урманченың виртуаль күргәзмәсе эшли башлады
Бакый Урманченың виртуаль күргәзмәсе эшли башлады

Бакый Урманченың виртуаль күргәзмәсе эшли башлады

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее сайтында республиканың күренекле рәссамнарының берсе Бакый Урманченың виртуаль күргәзмәсендә булырга мөмкин. Бу турыда музей сайтында хәбәр ителә.

Биредә Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, останың соңгы еллардагы иң күркәм иҗат эше «Сөембикә»не күрергә мөмкин.

Күренекле татар мәдәнияте эшлеклесе Бакый Урманче иҗаты татар профессиональ рәсем сәнгатенең катлаулы, динамик үсеш процессыннан аерылгысыз. Ул сәнгать үсешенең төрле этапларында кабатланмас өлеш кертте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*