tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхи Маннур истәлегенә багышлап
Шәйхи Маннур истәлегенә багышлап

Шәйхи Маннур истәлегенә багышлап

27 гыйнвар көнне сәгать 2 дә Муса Җәлил музей-фатирында “Кызыл ромашка” клубының “Дуслыкка — тугрылык” дип аталган утырышы була. Ул әдип Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышлана. Чарада язучылар, артистлар, шәһәр җәмәгатьчелеге һәм Казан гимназияләрендә белем алучы укучылар, язучының туган төбәгеннән килүчеләр катнашуы көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

М. Җәлил музей-фатирында унынчы ел эшләп килүче “Кызыл ромашка” клубының быелгы чаралары Татарстанда Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Искәртеп үтәбез: Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында Мамадыш районы Тулбай авылында туган.

1921 елда аның әтисе гаиләсе белән Кузбасстагы Әнҗерә-Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда Шәйхи Маннурның хезмәт юлы башлана. Ул 1923 елда Свердловскидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә укый, биредә чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә.

Урал төбәге татарлары өчен чыгарылган газета-журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм башка әдәби язмалары дөнья күрә.

1924 елдан Маннур Себернең төрле төбәкләрендә өч елга якын яши һәм эшли. 1927-1929 елларда армия сафларында хезмәт итә.

Армиядән соң, Шәйхи Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. Ул “Колчеданлы таулар өстендә”, “Чуен ташкыннар”, “Бетончылар җыры” исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга. Мәскәүдә, “Эшче” газетасы редакциясендә эшләп алгач, Ш. Маннур Казанга килә һәм 1933-1937 елларда Казан педагогика институтында укый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, 1946-1948 елларда Ш. Маннур Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлеге мөдире булып эшли, ә 1949 елдан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

1960-1970 нче еллар әдип прозаик буларак танылу ала. “Муса” романын, “Агымсуларга карап” исемле автобиографик һәм “Чын сөю бармы?” исемле лирик повестьларын яза.

Ул 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнә.

Әдип 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм 100 данә китап бүләк итеп бирә. 1980 елда китапханәгә Шәйхи Маннур исемен йөртә башлый. 1995 елда аңа Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусы бирелә һәм бина музей-китапханә исемен йөртә башлый.

1981 елдан бирле һәр елның 15 гыйнварында, язучының туган көнендә, туган авылында Шәйхи Маннур исемендәге премия бирелеп килә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*