tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Швециядә гомер итүче милләттәшебез Татарстанга милли хәзинә тапшырды
Швециядә гомер итүче милләттәшебез Татарстанга милли хәзинә тапшырды

Швециядә гомер итүче милләттәшебез Татарстанга милли хәзинә тапшырды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» туплана. Китапханәнең бүлек мөдире Айрат Заһидуллин биредә сакланучы кызыклы, тарихи экспонатлар, китаплар турында сөйләде.

Бу җырларны тыңлагач, татарның  моңы борынгыдан  килгәненә тагын бер кат инанасың. Татар җырларын Финляндиядә 1970 елларда яздырып алганнар. Ә антропологик мәҗмугада алар 1978 елда дөнья күрә.

Әлеге басмада дөнья халыкларының музыка сәнгате яктыртыла. Музыкаль журналда Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез башкарган җырлар һәм кайбер татар әсәрләренең ноталары урнаштырылган. Әлеге мәҗмуганы Татарстанга Швециядә гомер итүче Түркәр Соуккан бүләк иткән.

Мөршидә Кыямова
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*