tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сөембикә»нең апрель саны тышлыгын Әстерхандагы милләттәшебез Динара Мәҗитова бизи
«Сөембикә»нең апрель саны тышлыгын Әстерхандагы милләттәшебез Динара Мәҗитова бизи

«Сөембикә»нең апрель саны тышлыгын Әстерхандагы милләттәшебез Динара Мәҗитова бизи

Татарстанда нәшер ителүче «Сөембикә» журналының апрель саны тышлыгын Әстерхан кызы – «Астрахань–24» телеканалы җитәкчесе Динара Мәҗитова бизи.

Динара Мәҗитова озак еллар Әстерханда татар яшьләре хәрәкәтенең лидеры, 2006-2016 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы булды. 2014-2018 елларда Әстерхан өлкәсе татарлары тормышын яктырткан «Идел» өлкә газетасы баш мөхәррире вазифасын башкарды. Төрле елларда – «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы булды. 2020 елның мартында «Астрахань–24» телеканалы җитәкчесе булып билгеләнде.

Әлеге эшчәнлегеннән тыш, Динара – дүрт бала әнисе, тагын әле ул мәрхүм апасының улына да әнисен алыштырган. Әстерханда узган «Татар кызы», «Татар гаиләсе» кебек бәйгеләрнең төп оештыручысы да – ул. Кыскасы, милли тормыш эчендә кайнап яши! Аның турындагы «Әстерханнан Казан күренә!» дип аталган язманы “Сөембикә” журналының апрель саныннан табып укый аласыз.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*