enrutat
Баш бит / Соңгы кыл өзелде: Казанда композитор Ренат Еникеев белән хушлаштылар
Соңгы кыл өзелде: Казанда композитор Ренат Еникеев белән хушлаштылар

Соңгы кыл өзелде: Казанда композитор Ренат Еникеев белән хушлаштылар

Асыл затны озатырга да асыллар килде. Мөгаен, бу дөрестер. Ләкин күңелдә барыбер каршылык ярала. Бакый Урманчелар белән тоташтырган соңгы җепнең өзелүе бит бу. Шуңа күңел халыкның ташкын булып агылуын, олпатны Тукайлар кебек олылап озатуын тели. Дөрес, күзләрен мәңгелеккә йомган композиторга халыкның күпме булуы әһәмиятле дә түгелдер. Берләшү исәннәргә кирәк. Бу җәһәттән, композитор Ренат Еникеев әсәрләре белән генә түгел, китүе белән дә сискәндерде. Зыялыларның – бер тормыш, халыкның икенче тормыш белән яшәвен күрсәтте. Арада – упкын. Хәзер инде гаеплене эзлисе түгел, «Ничек халык белән зыялылар арасына күпер салырга?» – дип уйланасы.

Композиторлар берлеге ишегалдына татарның каймагы җыелды. Композиторлар, язучылар, музыкантлар, артистлар, музыка белгечләре – җәмгысы җитмешләп кеше. Болар – Ренат Еникеевны күреп белгән яки аның тәэсирендә формалашкан шәхесләр. Яшьләр дә бар. Скрипкачы Динә Закирова аның әсәрләре белән тәрбияләнүе турында сөйләде:

– Ренат абый алдында имтихан тотканым истә. 2012 елны, аның юбилей кичәсендә концерт-поэма башкарырга тиеш идем. Мин аны Шамил Монасыйпов башкаруында тыңлап үстем. Искиткеч моңлы, катлаулы әсәр ул. Чыгышым бик истә калды. Чөнки залда гади тамашачы түгел, бөтенесе диярлек – профессорлар. Бер мәлне хәтеремне югалткандай булдым. Каушасам да, үзлектән уйнап чыктым. Концерт беткәч, Ренат абый сәхнә артына менде һәм хәерхаһлы булып, аркадан сөеп китте. Яшьләрне үсендерә белә иде.

Үзе өчен түгел, милләт дип яшәде, дип искә алды Россиянең халык артисты Лима Кустабаева:

– Могиканнарның соңгысын озатабыз. Аның һәр әсәре тирән, тетрәндергеч иде. Симфоник әсәрләре дә, җырлары да, концерт-поэмалары да. Бер генә «проходной» нотасы да юк әсәрләрендә. Автор буларак кына түгел, кеше буларак халыкның сөекле улы иде ул. Мисалга, аның Сәйдәш әсәрләрен җыеп, туплап, редакцияләп нәшер иткән өчтомлыгын гына алыйк. Ул үз иҗаты өчен генә яшәмәгән, ә татар өчен кыйммәтле, ләкин югалу ихтималы булган әсәрләрне җыйган, аңлыйсызмы? Һәм менә шундый шәхеснең әсәрләре радио-телевидениедә яңгырамый. Эфирны баскан арзанлы музыка белән Еникеевларга алмаш тәрбияләп булмый! Чынлап та, безнең гасырда әле андый композиторның булганы юк.

Композитор-пианист буларак алар икәү иде, ди композитор Илһам Байтирәк:

– Музыка юнәлешендәге барлык уку йортларында укучылар Ренат Еникеев әсәрләрен уйный. Мин дә аның әсәрләрендә тәрбияләндем. Безнең татар композиторлары арасында пианистлар күп булмады. Рөстәм Яхин һәм Ренат Еникеев кына. Аннан соң скрипка өчен язган әсәрләре искиткеч. Мин аның белән беренче тапкыр мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда очраштым. Ул Шамил Монасыйпов белән килгән иде. Алар татар халык әсәрләрен башкарды. Бу очрашу язмышыма тәэсир итте дип уйлыйм. Мин аны Ходай моң биргән композитор дип атыйм. Җырларыннан «Кәккүк»не бөтен кеше белә, классик әсәрләреннән «Рапсодия», «Дүрт мәсәл» – чын җәүһәрләр. Исән чакта ук исән классик дип әйтә идек.

Камал театры оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеров Ренат Еникеевның театр белән элемтәләре турында сөйләде:

– Үзем дә яшь идем әле ул чакта. Режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановка, шундый зур композитор бар, аның белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, дидем. Башта кичәләренә, концертларына йөрдек. Аннары Марсель «Кол Гали» (Нурихан Фәттах) спектакленә алынды. Аңа музыканы Ренат Еникеев язды. Ул искиткеч симфонист иде. Бик пөхтә композитор. Театрны бик ярата иде. Щепкинчылар белән аралашып, бер гаилә кебек яшәделәр. Соңгы елларда Ренатның шалтыратышып аралашырга да хәле юк иде инде…

Ул көнне җыелган халык шәхес кадере турында уйланды. Бармы ул бездә? Сорауга җавап кирәкми инде. Ренат Еникеев матди яктан авыр хәлдә яшәгән. Музыка белгече, профессор Зимфира Сәйдәшева әйтүенчә, аның соңгы вакытта әсәрләре өчен гонорар да алганы булмаган. Күршеләре дә аның хәлләре авыр булганын әйтте. «Белдек, әмма нишлик соң, үзебез дә мөшкел хәлдә бит», – диде бер музыкант.

Ярый инде, хушлашу чарасында Татарстан Композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резедә Әхиярова, иҗатын өйрәнеп, монография туплап чыгарырга тәкъдим итте. Аның исемендәге урам, яшәгән йортына истәлек тактасы куелырга тиешлеген искәртте. Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Без бу эшне иртәгә үк башларбыз», – дип өметләндерде. Һәйкәл кирәк, дигән тәкъдим дә яңгырады, башкасы да. Җыелган халыкның әйтер сүзе күп иде. Ләкин мәетне тоткарлау ярамый. Менә аны күтәреп алып чыктылар, җеназа намазына тезелеп бастылар. Шул вакыт берлекнең фойесында үзәк өзгеч күренеш булды. Ренат Еникеевның улы Надир, гасабиланып: «Мин кем белән яшәрмен икән соң?» – дип сорады. Бу гаиләне якыннан белгән кешеләрнең күзләренә яшь тыгылды. Надир авыру, карауга мохтаҗ. Аны кем кайгыртыр? Фатирына кызыгып, аны харап итмәсләрме? Бу сорауларны хәл итүне Мәдәният министрлыгы үз җаваплылыгына алсын иде.

Ренат Әхмәт улы Еникеевның җәсәде 1938 елны җирләнгән әтисе каберенә иңдерелде. Гыйнвар башында дөньядан киткән хатыны Нәргиз Мөштәри әнисе кабере өстенә җирләнгән булган. Затлы нәсел вәкилләре Татар бистәсендә катлы-катлы булып ята. Бу да – үзенә күрә бер символ инде.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*