enrutat
Баш бит / Спас районы Бозлау авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының “Милли көй” өлкә фестиваль-конкурсы узды
Спас районы Бозлау авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының “Милли көй” өлкә фестиваль-конкурсы узды

Спас районы Бозлау авылы мәдәният йортында татар халык иҗатының “Милли көй” өлкә фестиваль-конкурсы узды

Чара18 нче октябрьдә оештырылды. Быел ул бөек татар җырчысы, якташыбыз Хайдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланды һәм “Нижгарның моңлы сандугачы” дип аталды.
Аны гамәлгә куючылар – өлкә хөкүмәтенең мәдәният һәм эчке региональ сәяхәт министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы. Төп оештыручылары – “Халык иҗаты үзәге” өлкә дәүләт мәдәни автономия үзәге өлкә татар автономиясе һәм аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы, Спас районы администрациясе, өлкә “Туган як” газетасы редакциясе һәм, әлбәттә, Бозлау авыл администрациясе белән җирле мәдәният йорты.
Бу көнне Бозлауда бәйрәм – иҗат бәйрәме булды – клубның алды, тирә-ягы төрле транспорт белән тулды, клуб эче берсеннән-бер матур милли костюмнар кигән үзешчәннәрдән гөж килде. Аларның күбесе үзара таныш, шуңа да мөмкинлектән файдаланып, рәхәтләнеп аралаштылар.

Фойеда өлкә татар автономиясе оешмасыннан торган конкурслар җиңүчеләренең район татар авылларында яшәүче осталарның кул эшләреннән торган һәм татар халкына кагылган бүтән тематик күргәзмәләр фестиваль-конкурска аерым бер ямь өстәде.
Спас районы өлкә хөкүмәте гамәлгә куйган максатчан программаларла һәрвакыт актив катнаша һәм агымдагы елда барча проектларны тормышка ашыруны өлкә буенча беренчеләрдән тәмамлаганнар. Һәм нәкъ 18 октябрь көнне өлкә массакүләм информация чараларыннан ике дистәгә якын журналист өлкә Законнар чыгару җыены Александр Ефремцев җитәкчелегендә район авылларында булып, эшләнгән эшләрне карадылар. Әлбәттә, Бозлауга да килделәр. Аларны һәм район администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкованы Татар Моклокасының “Сәрбиназ” төркеме матур итеп каршы алдылар, милли ашлар тәкъдим иттеләр.

Фестиваль Хайдәр ага башкаруында җыр язмасы белән башланды, экранда аның тормышын, иҗатын чагылдырган видеопрезентация гел күрсәтелеп торды.
Бу чара кысаларында өч юбилейлы дата – клубның 20 еллыгы (ул 1999 ел ахырында ачылган) һәм районның 90 еллыгы да искә алынды. Клуб директоры Равил Талипов белән китапханәче Адилә Нафеева кунакларны, тамашачыларны ике телдә матур итеп сәламләделәр, укучылар өч юбилейлы датаны үз эченә алган бәйрәм турында шигырьләр сөйләделәр. Аннары район үзәгенең “Раздолье” төркеме чыгышыннан соң район мәдәният бүлеге хезмәткәре, төрле дәрәҗәдәге бик күп конкурс-фестивальләр лауреаты һәм дипломанты Гүзәлия Зиннәтуллина Хайдәр Бигичев репертуарыннан “Тәфтиләү”не искиткеч итеп башкарды.

Фестиваль программасын Түбән Новгородтан килгән Альберт Юсупов һәрвакыттагыча оста итеп алып барды һәм беренче сүзне Александр Ефремцевка бирде. Өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов үзенең чыгышында клуб бинасының төзелү тарихына кыскача тукталып үтте һәм кунакларга рәхмәт әйтеп, катнашучыларга уңышлар теләде.

Конкурста катнашырга 130дан артык кеше теләк белдергән иде, 40тан артык номер булды. Чыгышларны Татарстан Республикасы кунаклары, “Татар моңы” халыкара җыр конкурсы лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова белән Рөстәм Насыйбулиннан һәм Гүзәлия Зиннәтуллинадан торган абруйлы жюри бәяләде.

Программаны шулай ук төрле конкурс-фестивальләр җиңүчесе, күптән түгел генә Казанда узган XII-Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестиваль-конкурсында катнашып, дипломант булып кайткан “Сәрбиназ” төркеме башлап җибәрде. Чыгышлары бик үзенчәлекле иде – “Аулак өй” формасында “әби” Хайдәр Бигичев турында язылган китап белән таныштырды, ә “кызлар” аның репертуарыннан җырлар башкардылар.
Тулаем алганда, фестиваль программасы бик бай иде – Спас, Сергач, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан, Дзержинск шәһәреннән килгән аерым башкаручылар һәм коллективлар төрле жанрларда – вокал, хореография, инструменталь иҗат, фольклор жанрларында ярыштылар. Әйтергә кирәк, барлык номерлар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. 45тән артык номерның барысын да язып бетергесез, шулай да кайберләренә аерым тукталып үтик.

Дзержинсктан килгән яшь башкаручылар соклану хисе уятты – Эльвина Сустованың “Миләшләрем”, Эмилия Гаязованың “Су буйлап”, Динара Эксанованың “Туган як”, Алина Илькаеваның “Туган тел” җырларын башкарулары, Динара Умаеваның биюе югары дәрәҗәдә әзерләнгән чын сәнгать булды. Шулай ук бу шәһәрдә яшәүче Кочко-Пожар оныгы Рушан Жиһаншинның баянда уйнавы да кайнар алкышларга лаек булды. Пильна районы Сафаҗай үзешчәннәре Шәмилә Айнетдинова белән Илгиз Измайлов дуэт белән “Ак чәчәкләр” җырын тамашачы сихерләнеп тыңлады, аерым-аерым җырлауларын да алкышларга күмеп, “браво!” дип кычкырдылар. Спасның “Арт-Септима” вокаль студиясе кызларының чыгышлары югары профессиональ дәрәҗәдә булды.

Кочко-Пожар үзешчәннәре, һәрвакыттагыча, матур чыгышлары белән шатландырды – Асия Насибуллина, Вафа Курамшин, Наилә Жиһаншинаның җырлаулары, әтиле-уллы Азат һәм Марат Жиһаншиннарның баянда уйнаулары, “Заман яшьләре” кызларының типтереп биюләре кемне дә битараф калдырмады. Азат Жиһаншин җитәкчелегендәге яңа гына төзелгән фольклор төркемнең бу көнне дебюты булды – бик оста итеп “Авыл күренеше” дигән сәхнәләштергән күренеш күрсәттеләр. Чалгы сугу, пычкы кайрау, тирес сугу кебек элеккерәк көндәлек эшләрне шул хәтле китереп уйнадылар, халык ах итте, әлегә “Чулпан” дип аталган төркемнең дебюты бик уңышлы булды.
Бозлауның “Алтын хәзинә” төркеме дә “Йөзек төшерәм” уенын искиткеч итеп сәхнәләштергән иде.

Мөтеравылдан Жалиловлар гаиләсе тамашачыга яхшы таныш, бу юлы да әниләре Лима ике кызы белән бик матур шаян бию күрсәттеләр.
Тукай, Бозлау, Татар Моклокасы (Спас районы), Петрякс (Пильна районы), Зур Рбишча, Пашат, Яндавишча (Кызыл Октябрь районы) үзешчәннәренең чыгышлары да кайнар алкышларга күмелде. Иң мөһиме – Хайдәр Бигичев репертуарыннан күп җырлар башкарылды.

Жюриның эше бик авыр булгандыр дип уйлыйм, әмма конкурс булгач иң-иңнәрне билгеләргә кирәк, ә алар нәтиҗәләр чыгарганчы Зур Рбишчадан җырчы-баянчы, июльдә Уразавылда бөек җырчы истәлегенә уздырылган фестиваль-конкурс җиңүчесе Ваиз Хайретдинов берничә җыр башкардв, үткән елгы “Милли көй” фестиваленең гран-при иясе Рауза апа Невмянова белән Җәүһәрия апа Сяфукова мөнәҗәт әйттеләр, бүтән җирле үзешәннәр дә җырлады.

Ниһаять, жюриның эшен тәмамлаганны белдереп, Альберт барлык катнашучыларны, жюри әгъзаларын сәхнәгә чакырды. Рамил Әхмәтович катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт белдереп, бу грандиоз чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен Равил Талиповка, Адилә Нафеевага, клубның художество җитәкчесе Үмәр Нафеевка, авыл администрациясе башлыгы Али Аймасовка, Җәүдәт Мтиуллинга ТРсы мәдәният министрлыгы, Спас районы администрациясе һәм өлкә татар автономиясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды һәм клубка кыйммәтле бүләк бирде. Бу чараны уздыруда финанс ярдәм күрсәткән спонсорлар Ирек Салихҗанов, Халит Сафин һәм Рамил Абдуллинга, шушы мәдәният йортын төзегәндә ярдәм иткән билгеле меценат Рәшит Баязитовка Сиринә ханым белән Рөстәм әфәнде Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Рамил Әхмәтович белән Гүзәлия Рафакумовна да шундый ук Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Ниһаять, иң дулкынландырган мизгел – җиңүчеләрне игълан итү мизгеле килеп җитте. Жюри карары буенча, өч беренче, өч икенче, өч өченче урыннар бирелде һәм гран-при иясе билгеләнде. Беренче дәрәҗә лауреат исеменә Кочко-Пожарның “Заман яшьләре” белән “Чулпан” фольклор төркеме һәм Бозлаудан Җәмилә Салихова лаек булдылар. Аларны Сиринә Зәйнетдинова белән Рөстәм Насыйбуллин бүләкләделәр. Икенче урыннар Вафа Курамшинга (Кочко-Пожар), Рушан Жиһаншинга (Дзержинск) һәм “Алтын хәзинә” төркеменә (Бозлау) бирелде. Аларга бүләкләрне Ваиз Хайретдинов тапшырды. Өченче дәрәҗә Дипломнар белән Асия Насибуллина (Кочко-Пожар), Карина Эсатова (Спас) һәм Адилә Махмутова (Спас) бүләкләнделәр. Дипломнар һәм бүләкләрне, шул исәптән “Туган як” редакциясенең махсус бүләген дә газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов белән Гүзәлия Зиннәтуллина бирделәр. Ә гран-прины Рамил Әхмәтович Хәсән Бәдретдиновка тапшырды.

Иң яшь катнашучы булган Карина Эсатовага (Спас) Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы рәисе Надирә Абдулганиева тапшырды.
“Тамашачы мәхәббәте” призына Марат Жиһаншин (Кочко-Пожар) лаек дип табылды.
Шулай ук һәр катнашучы автономия исеменнән Рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.

Фестиваль-конкурсны әзерләү, уздыру буенча күп эшләр башкарган автономиянең башкарма директоры урынбасары, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллинна белән Динара Халиловага Рамил Әхмәтович Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ахырда Зилә ханым барысына да рәхмәт белдерде. “Үзебезнең телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган, аларны саклап үстерүгә зур көч куйган өчен рәхмзт барчагызга. Катнашучылар арасында балаларның күп булуы шатландыра, димәк, мондый фестивальләрнең, татар җыр-моңының киләчәге бар”, — диде Зилә ханым һәм Хайдәр Бигичевның иҗаты, тормыш юлы буенча автономия оештырган конкурста актив катнашкан учен Адилә Нафеева белән мәктәп укучысы, бозлаулы Эльвина Талипованв бүләкләде.

Тулаем алганда, фестиваль зур оешканлык белән узды, барлык катнашучылар кайнар аш белән тәэмин ителде, төрле авыллардан килгән үзешчән коллективларга өсләрен алмаштыру өчен махсус палаткалар булдырылган иде. Район, авыл администрацияләренә, Бозлау клубы хезмәткәрләренә, администрациядә эшләүче ханымнарга рәхмәт. Спас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Синевага аерым рәхмәт әйтәсе килә, ул бу чараны оештыруны үз контролендә тотты.
Тагын ни әйтергә, яңа очрашуларга хәтле, дуслар!

Наилә Җиһаншина

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*