tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер карасаң, туксан гына…
Бер карасаң, туксан гына…

Бер карасаң, туксан гына…

Бу көннәрдә Мәңгәр авылында яшәүче Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы Шукурова үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Хуш исле чәчәк бәйләмнәре, мул итеп әзерләнгән мәҗлес өстәле һәм җыелышып килгән балалары, онык-нәбәрәләре, туганнары, авылдашлары – болар барысы да бу йортта әбине яратуларын, хөрмәтләүләрен, аны төрлечә сөендерергә тырышуларын исбатлый.

Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы бик катлаулы тормыш юлын үткән. Балачагыннан ул хәерчелек һәм авыл тормышының бар нигъмәтләрен үз җилкәсендә татыган, бик иртә йорт хезмәтенә өйрәнгән, кышын хатын-кызлар белән урман әзерләү эшенә йөргән.

Тыл ветераны үзенең хезмәттәге казанышлары өчен “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Ләкин Гыйльмиҗамал әби үзенең иң кыйммәтле бүләге дип “Батыр ана” медален саный. Чөнки ул илебезгә максатчан, тырыш, хезмәт сөючән 7 бала үстергән. Хәзер инде аны 14 оныгы, 20 нәбәрәсе сөендерә.

Әбине гомер бәйрәме белән котларга халыкны социаль яклау буенча районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева да килгән иде. Ул Гыйльмиҗамал Айнетдин кызына тантаналы рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм Ялутор районы хакимият башлыгы Андрей Гильгенбергның бүләген тапшырды. Һәркем әбигә сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы һәм 100 яшьлек юбилей кичәсендә дә шулай матур елмаеп утырырга язсын, дигән теләкләрен җиткерделәр. Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары төрле матур татар җырларын, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Юбиляр һәркемгә рәхмәтен белдерде, изге хәер-догаларын укып, озатып калды.

Рәүфә Кангазина

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*