enrutat
Баш бит / Стюардесса Наилә: «Минем һөнәр – күпләрнең хыялы»
Стюардесса Наилә: «Минем һөнәр – күпләрнең хыялы»

Стюардесса Наилә: «Минем һөнәр – күпләрнең хыялы»

Егетләр – космонавт, кызларның стюардесса булырга хыялланучылары аз түгел. Әтнә кызы Наилә Низамова бер дә һава юлы белән илләр гизәрмен дип хыялланмаган, ә хәзер үзен башка эштә күз алдына да китерә алмый. Әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре турында Наиләдән сораштык.

— Гел һавада булу – ничек ул? Куркытмыймы?

— Рәхәт ул! Күз алдыгызга китерегез – сез көн дә үзегез ияләшкән кабинетка өстәл артына барып утырмыйсыз, ә һәр көнне яңа «эш» урынында каршылыйсыз. Сине зур канатларын җәеп «тимер кош»лар көтеп тора. Аэродромда самолетны күрүгә, сабый бала кебек сөенәм, дулкынланам. Күккә күтәрелгәндә астагы бөтен биналар да кечкенә нокта булып кала, 10 мең метрда исә сине ак болытлар диңгезе каршылый. Гел шундый хисләр тою рәхәт булмый, ничек булсын! Берәр нинди сәбәп аркасында очмый башлау куркыта, ә очу үзе – юк.

— Бу һөнәргә ничек килдегез?

— Күпләр: «Синең һөнәрең – минем хыялым», – ди. Бу һөнәргә бәйле хыялым да, кызыксынуым да юк иде. Ә хәзер аны чын күңелемнән яратам. Бу – минем өчен кадерле эш. Мин үземә туры килердәй урын эзләдем. Карьера үсеше булу мөһим иде. Авиакомпаниягә юлыктым, махсус мәктәптә укыдым. Безне укыткан укытучыларга рәхмәт. Алар – 30 – 40 ел буе бортпроводник булып эшләгән осталар. Бер профессиягә өйрәнү дә җиңел түгел. Күккә күтәрелгәнче өч ай укыйсы. Мәгълүмат бик күп. Кагыйдәләрне ятлау, аларны практикада куллана белү – төп таләп. Физик һәм рухи яктан көчле булырга кирәк. Чит кешеләргә карата игътибарлы, кешелекле була белсәң, алар белән якын күреп аралашсаң, стюардесса булырга җиңелрәк. Безнең һөнәр үз эченә табиб, пешекче, официант, психолог, коткаручы кебек һөнәрләрне дә ала әле.

— Турбулент зонасына эләккәндә нинди киңәшләр бирәсез? Пассажир нишләргә тиеш?

— Мондый очракта кеше паникага бирелә икән, без аларга йомшак итеп аңлатабыз. Очкычка куркыныч янамаганын әйтәбез. Борчылмас өчен, китап укырга, хыялларга бирелергә, уңай эмоцияләр турында гына уйларга киңәш итәбез. Пассажирларны үз ярдәмебездән калдырмыйбыз, курыккан кешеләр янында басып торып, сөйләшергә дә әзербез.

Пассажирларның сезгә гашыйк булганы бармы? Стюардессалар, гадәттә, бик чибәр була бит.

— Рейска әзерләнгәндә, макияж ясыйбыз, чәчне җыябыз.
Без, кызларга, hөнәргә карамастан, егетләрдән игътибар гел бар. Эштә үзеңне кысада тотарга кирәк дип саныйм. Мөлаем, матур итеп аралашкан һәрбер пассажирымны хәтерлим. Медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән пассажирлар да истә кала.

— Үз эшегездә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?

— Иң күңеллесе – сәяхәт итү.

— Якыннарыгыз сезнең гел һавада булуыгызны ничек кабул итә?

— Әнием: «Синең белән очып менеп китәм, синең белән әйләнеп кайтам», − дияргә ярата. Борчыла инде, әлбәттә. Горурлану хисе дә бар. Уңышларыма сөенә.

— Бу һөнәр шәхси тормышка комачау итмиме?

— Безнең эш графигы, әлбәттә, җирдәге һөнәр ияләренең графигыннан аерыла. Эш вакыты күп очракта табигатькә дә бәйле әле. Әмма теләк булса, вакытны да дөрес итеп бүләргә мөмкин. Безнең отпуск – елына 72 көн. Шулай булгач, вакыт таба алам, дигән сүз.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*