tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татары татар телен укытуны мәктәпкә кайтарып калдырырга кирәкми дип саный
Сургут татары татар телен укытуны мәктәпкә кайтарып калдырырга кирәкми дип саный

Сургут татары татар телен укытуны мәктәпкә кайтарып калдырырга кирәкми дип саный

Сургут шәһәреннән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән Гөлчәчәк Фәтхулова татар телен укытуны мәктәпкә кайтарып калдырырга кирәкми дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында оештырылган “Калфак туе” чарасында әйтте.

“Сургут мәктәпләрендә татар теле гомумән укытылмый. Миңа калса, татар телен укытуны мәктәпкә кайтарып калдырырга кирәкми. Бала тууга ук аның белән татар телендә сөйләшә башларга кирәк. Ул һәр кешенең үзеннән тора. Бала бит әле ул 6 яшькә кадәр өйдә тәрбияләнә. Мәктәп бакчасында да түгел, өйдә, әни белән. Әни тәрбияләсен”, – диде ул.

Гөлчәчәк Фәтхулова татар теленең югалачагына ышанмавын әйтте. “Сургутта татарча аралашалар. Бездә татар теле югалып бара дип әйтеп булмый. Әти-әниләр балалары белән татарча аралашса, татар теле сакланачак. Мин татар теленең югалачагына ышанмыйм. Аны югала дип әйтергә кирәкми дә. Татар телендә аралашырга гына кирәк”, – диде ул.

“Сургут шәһәрендә 45 меңнән артык татар яши. Сургут шәһәренең татар иҗтимагый милли-мәдәни мөхтәрияте бик актив эшләп килә. Шушы мөхтәрият каршында безнең якшәмбе мәктәбе эшли. Якшәмбе мәктәбенә татар телен өйрәнү теләген белдереп язылган балаларның саны йөзгә якынлашып килә, 45 бала инде бүгенге көндә белем ала”, – диде ул.

  • II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша.

Динә Йосыпова

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184863/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*