tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутның “Сандугач” коллективы “От чистого истока” фестиваль-бәйгесендә лаеклы чыгыш ясаган
Сургутның “Сандугач” коллективы “От чистого истока” фестиваль-бәйгесендә лаеклы чыгыш ясаган

Сургутның “Сандугач” коллективы “От чистого истока” фестиваль-бәйгесендә лаеклы чыгыш ясаган

8 гыйнварда Сургутта, Сургут политехника көллияте сәхнәсендә, балалар иҗаты, талант һәм дуслык бәйрәме –  “От чистого истока” төбәк балалар-яшүсмерләр беренче милли фестиваль-конкурсының сайлап алу туры узды.

Фестиваль программасы бай эчтәлекле булган. Балалар-яшүсмерләр милли фестиваленең сайлап алу туры 50гә якын мәктәп укучысын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштергән.

«Сандугач» татар коллективы вәкилләре фестивальдә лаеклы чыгыш ясап, призлы урыннар алган. «Хореография» номинациясендә «Сандугач» ансамбленең солисткасы Алсу Сәфәрова “Зәлидә” татар биюе өчен беренче дәрәҗә лауреат булды. “Халык вокал”» номинациясендә Рөстәм Зыятдинов һәм Тимур Дәүләтовның «Буран» татар җыры өчен дуэты чыгышын иң яхшылар дип танылган һәм беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Шулай ук “Халык вокалы” номинациясендә Гөлназ Ханнанова икенче дәрәҗә лауреат булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*