Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядә яшәүче яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый
Австралиядә яшәүче яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый

Австралиядә яшәүче яшь әниләр паркка җыелып, балаларына татарча әкиятләр укый

Без яшь әниләр белән хәзер һәр якшәмбе паркка җыелабыз. Яңа проект дисәм дә була. Кызыклы һәм үзенчәлекле, дип хәбәр итә Австралиядән Финзия Газизова. Оештыручы – Австралиядә туып үскән, татар телен су кебек эчкән, ике кечкенә кызчык әнисе – Зөһрә Садри. “Очрашуны һәммәбезгә хәерле иртә теләп башлыйбыз. Җырлы уеннар аша кечкенәләргә ана телебезне сеңдерәбез. 10нан артык бала. Татарча әкиятләр укыйбыз, мультфильмнар карыйбыз. Балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бик кызык. Зөһрә күп кенә инглиз китапларын татарчага тәрҗемә иткән,”- ди Финзия.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*