tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Акыл шоу” узды
Сургутта “Акыл шоу” узды

Сургутта “Акыл шоу” узды

–“Үзебезне Татарстанда кебек хис иттек”. Бу викторинага килгән, читтән күзәтеп торучы ханымның сүзләре иде. Татарча “Акыл шоу” викторинасына карата моннан да артык зур бәя буламы?!

Сургутта быел Туган тел айлыгы, Габдулла Тукай тууы уңаеннан оештырылган, аның 133 еллыгына багышланган кичәләр татар үзәгендә генә түгел, ә шәһәребезнең башка эре тармакларында да киң колач алды. Тәүге елны әлеге акциягә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килгән “Татар яшьләр берлеге “дә кушылды. Яшьләр туган телебезне төрле интелектуаль уеннар оештырып та саклап калып була диләр. Чөнки мондый викториналар беренчедән фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итсә, икенче яктан алар татар халкының үткәнен төрле сорауларга җаваплар табып та искә төшерергә була алганлыгын “Акыл шоу” викторинасы аша исбатладылар. Ә менә бу проектның авторы, “Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге ” оешмасы рәисе Гөлназ Харис кызы Әфләтүнова. Бүгенгесе көндә Казан Федераль Университетында белем алса да язгы май ялларын ул Сургутта үз дуслары белән файдалы итеп үткәрергә булды. Аның , безнең викторина үткәрәсе килә, тик гел бер урында гына түгел, ә башка халык йөргән ачык урында дип киңәш сорап мөрәҗәгатен ишеткәч ике дә уйлап тормыйча, мохтарият әгъзалары Р.Садыйков, Вадим Дмитриев һ.б. белән киңәшләшеп Сити Молл сәүдә үзәгендә урнашкан “Түбәтәй” ресторанын сайладык. Безнең үтенечне ишеткән “Түбәтәй” рестораны хуҗасы барында үзем җайлыйм, бары да яхшы булыр дип Вадим Дмитриев безнең күңелләрне тагыда күтәреп җибәрде. Чөнки, яшермим , күпләргә таныш, бизнес заманында кичә – мероприятиелар уздыра башласаң беренче булып аренда хаклары күп очракта эшли башлаган эшеңне дә ташларга мәҗбүр итә…

Менә шундый татар үзәге, “Татар яшьләр берлеге”нең зур әзерлеге, “Түбәтәй” ресторанының зур ярдәме белән 4 май көнне, 13:00 сәгатьтә бик матур урында,сәүдә үзәгендә, беренче тапкыр татарча викторина оештырылды. Викторинада катнашырга теләүчеләрнең саны да бихисап иде. Шунысы бик сөенечле, викторинаны “Сандугач” җыр-бию ансамбле кызлары егетләре бик матур итеп, уен -көлке, җыр-бию белән аралаштырып алып бардылар. Ә викториначылар рус сүзләрен татарчалаштырып, йә булмаса татар сүзләрен инглиз теленә тәрҗемә итеп соруларга җавапларны әйтә бардылар. Шул ук вакытта татар халкының борынгы җырларына да игътибар булды.

Шунысы кызыклы, әлеге җыр сүзләрен шул замана кешеләре бик матур итеп җырлап бирделәр. Бу инде бүгенгесе көндә бер караганда яшьләр заман җырларын ныграк яратуын, эллекеге җырларга артык исләре китмәвен дә аңлатты.Менә безнең бу өлкәдә дә эшләргә кирәклеген ачыклады. “Акыл-шоу” викторинасы бик күңелле узды. Ана телебез менә шундый татарча аралашу чараларында саклана ала да инде. Бу викторина бик күп кешеләрне тагын да дуслаштырды. Аралашу мөмкинлеге бирде. Викторина ахырында күпмилләтле Сургут шәһәренең иң зур биналарның берсе булган “СИТИ МОЛЛ” күңел ачу, сәүдә үзегендә чи рус халкы арасында Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры, халкыбызның гимнын олысынан алып кечесенә кадәр аягүрә басып җырлады.

Билгеле, бәйрәм ахырында “Түбәтәй” рестораны әзерләгән, мәтрүшкәле чәй, телеңне йотарлык тәм-томнар белән бәйрәмгә килүче кунакларны, катнашучыларны, бәйрәмне алып баручыларны, оештыручыларны һ.б сыйлады. Бәйрәмне оештыручы “Татар яшьләре берлеге” рәисе Гөлназ Әфләтүновага, бәйрәмебез бизәге булган йолдызлар “Сандугач” ансамбле кызлары-егетләренә, матди һәм иганәчелек ярдәме күрсәтүче татар милли-мәдәни мөһтәриятына, үтенечебезне кире какмаган,бар җаваплылыкны үз өстенә алган, татар милли мәдәни мохтарияты советы әгъзасы,”Түбәтәй” рестораны хуҗасы Дмитриев Вадим, аның тормыш иптәше Ләйсәнгә һәм ресторан хезмәткәрләренә, истәлекле фото-сурэтләре өчен Алинәгә, килгән кунакларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә.

Сүземне йомгаклап, бу викторина яшьләр күңелендә бик зур өмет уятты. Алар безгә зур рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә дә төрледән-төрле татар телендә башка төр чаралар оештырасы килүләрен әйттеләр. Шунысын азсызыклап үтәм, алар алдында киртә булмаска тиеш! Моның өчен без Сургут шәһәре татар милли мәдәни мөһтәрияты совет әгъзалары аларга ярдәм генә итәргә бурычлы. Шөкер,Сургутта бу яктан без бердәм, яшьләргә киләчәккә юл салучылар, үзләренә алмаш тәрбияләүчелә бар. Безнең киләчәгебез яшьләр кулында! Туган телебезне бергәләп саклыйк!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*