tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе яңа уку елын башлады
Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе яңа уку елын башлады

Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе яңа уку елын башлады

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче татар Якшәмбе мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Без кайда гына яшәсәк тә барыбыз өчен дә үз динебез, үз телебез, үз гореф-гадәтләребез кадерле. Шөкер, Сургутлылар бу яктан бик бәхетле. Динебез юлына басар, күңелебезне сафландыру өчен шәһәребездә мәчетебез эшләп тора, милләттәшләребез өчен шәһәребез уртасында урнашкан Бажов 31 йортында татар үзәге эшли.

6 октябрь, якшәмбе көн, сәгать төгәл 12:00. Мәктәп ачылу тантанасына балалар, әти – әниләр, Совет әгъзалары, кунаклар җыелган. Татар Якшәмбе мәктәбе җитәкчесе, мөгаллимә Гүзәл ханым Шәрәфетдинова һәр килгән кунакны ягымлы йөзе белән каршы алып, хәл-әхвәлләр сорашып, уку бүлмәсенә озата. Биредә бер – берсен сагынышкан балаларның шат елмаюлы йөзен күрү – үзе зур бәхет!

Быелгысы елны бүгенге көндә 20гә якын мәктәп яшендәге бала татар телен өйрәнергә килгән. Өлкәннәр арасында да татар телен өйрәнергә теләүчеләр юк түгел. Уку елын башлап җибәрү өчен сүз Сургут шәһәре татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевичка бирелде. Ул үз чиратына татар якшәмбе мәктәбе мөгаллимәләре Шәрәфетдинова Гүзәл, Мөбәрәкшина Гөлсинә ханымнарны узып баручы “Укытучылар көне” белән котлады, килгән кунакларны, татар теленә битараф булмаган балаларны яңа уку елы башланып китү белән тәбрик итте. Килгән ата-аналарга татар телен камил өйрәнер өчен мәктәптән тыш гаиләдә татарча аралашырга кирәклеген азсызыклады. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Әгәрдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр бар икән безгә хәбәр бирү сорала. Туган телебездә аралашып яшик!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*