Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: БАШЛЫЙБЫЗ!!! “Татар табыны” конкурсы бүгеннән Сез әзерләгән иң тәмле милли ризыкларның рецептларын кабул итә

ВИДЕО: БАШЛЫЙБЫЗ!!! “Татар табыны” конкурсы бүгеннән Сез әзерләгән иң тәмле милли ризыкларның рецептларын кабул итә

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры, Халыкара Ассоциациясе Президенты Ризидә Хөсәинова белән берлектә, “Татар табыны” конкурсын үткәрә. Ул 7 нче октябрьдә старт алачак. Хезмәтләрегезне  #татартабыны2019 хештегы белән инстаграмга, яисә вконтакте битегезгә урнаштырырга кирәк. @tamle_bulsyn, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, @alsu5zinurova аккаунтларына да язылырга онытмагыз.   Конкурс 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Оештыручылар 15 финалистны сайлап ала. Финалистларның эшләре 11 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да сайтка куела. Алар арасыннан җиңүчеләр тавыш бирү юлы телән билгеләнә. Тавыш бирү 18 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да туктатыла. Гран-при иясен финалистлар арасыннан оештыручылар сайлый. Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләүләр тантанасын соңрак хәбәр итәрбез. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын карап барыгыз.

Иң уңышлы рецептларыгыз белән пешерелгән ризык төшерелгән фото, яисә әзерләү процессы яздырылган видеоларыгызны туплый торыгыз. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*