tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Светлана Шәвәлиева: Татарстанга Осталар йорты кирәк
Светлана Шәвәлиева: Татарстанга Осталар йорты кирәк

Светлана Шәвәлиева: Татарстанга Осталар йорты кирәк

Аның хыялы – Татарстанда сәнгать әсәрләренә тиң кул эшләре иҗат итүче һөнәрчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган Осталар йортында эшләү. “Сувенир кибетләрендәге милли сәнгатебезнең дәрәҗәсен төшереп, читтән кайтартылган очсыз шалтыравыклардан арыныр өчен дәүләт үз һөнәрчеләребезгә ярдәм кулы сузарга тиеш”, – ди пыялага җан өрүче оста Светлана Шәвәлиева.

Химия фәннәре кандидаты, А.Н.Туполев исемендәге КИТТУның гомуми химия һәм экология кафедрасы доценты Светлана Шәвәлиеваның тагын бер вазифасы бар – ул “Татарстанның ял көне рәссамнары” төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе. Студентларга химия фәнен укытудан һәм өч бала тәрбияләүдән тыш, аның тормышта күңел биреп башкарган икенче шөгыле дә бар – ул пыяла сәнгате. Светлана Шәвәлиева төсле пыялалардан витражлар ясый торган яңа технологияне – фьюзингны үзләштергән. Фьюзинг – инглизчәдән “эретү” дип тәрҗемә ителә. Бүген Светлана ханымның милли бизәкле пыяла панноларын, өстәл сәгатьләрен, савыт-сабаларын күреп таң каласың. Аңарда пыяланың бер кыйпылчыгы да әрәмгә китми, оста алардан кабатланмас бизәнгечләр – алка, йөзек, кулон, чәч каптыргычлары ясый.

Пыяла эшләнмәләрне бүген Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург осталары тәкъдим итә. Соңгысында гына да шундый утызлап остаханә исәпләнә. Татарстанда исә бу технологияне үз итүчеләр бармак белән генә санарлык. Аларның иҗаты һаман да күпләргә билгесез кала: күргәзмә-ярминкәләрдә юлыксаң гына инде.

Болгар традицияләрен торгызып

Мәгълүм ки, моннан берничә ел элек Казан археологы Светлана Вәлиуллина хезмәттәшләре белән Идел буе Болгар дәүләтенең пыяла ясау осталары белән дан тотуын исбатлады. Галимнәр безнең җирлектә табылган XII гасырга караган пыяла калдыкларын җентекләп өйрәнде. Элек зур биналар төзегәндә тәрәзә пыяласын да үзебездә ясаганнар икән. Төзелеш урынында пыяла эретә торган мичләр корганнар да, барлык эшләр тәмамлангач, мичне сүтеп ташлаганнар. Тәрәзә өчен пыяла ясаганда, аны куык сыман өреп кабартканнар һәм урталай кисеп, уклау белән җәйгәннәр. Әмма, кызганычка, бабаларыбызның югары цивилазициягә ирешүен күрсәткән бу шөгыле тора-бара онытылган.

– Химик буларак, миңа пыяла ясау, пыяла эретү – гап-гади эш. Шулай да мин моны тылсымлы шөгыль дип атар идем, – дип сөйли Светлана Шәвәлиева. – Көндәлек тормышта кыйммәтен югалта барган гади пыяладан кабатланмас сәнгать әсәрләре иҗат итү – үзе бер ләззәт.

Шулай ук ул татар милли бизәкләре үрнәкләренә таянып, фьюзинг технологиясендә эшләнмәләр ясавы белән дә башка осталардан аерылып тора.

Әйтик, гадәттә традицион витражлы тәрәзәләр ясаганда төсле пыяла кисәкләрен ян-якларыннан бер-берсенә ябыштыралар. Ә фьюзинг технологиясе буенча витражлар башкача эшләнә: төрле төстәге пыялаларны берсе өстенә берсен куеп, кайнар мичтә яндыралар, нәтиҗәдә, алар эреп ябыша, витражның өсте дә кабарынкы чыга.

Пыяла эретү исә өй шартларында гына башкарыла торган эш түгел. Аның өчен махсус мич кирәк. Светлана Шәвәлиева мичне Екатеринбургтан, Универсиадага әзерлек чорында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы һөнәрчеләргә тапшырган грантына алып кайткан.

– Бу төр һөнәрчелек белән шөгыльләнергә тотынгач, беренче каршылык – остаханә өчен урын табу авыр булды, – дип сөйли Светлана Шәвәлиева. – Алар йә артык зур, димәк, аренда бәясе кыйбат, йә булмаса электр үткәргечләре 380 вольтлы мичкә чыдамый. Бүген мин дә һөнәрчеләребез дучар ителгән реаль тормышның бөтен ачысын-төчесен татыйм.

Фьюзинг остасы Татарстанда сәнәгать туризмын үстерүгә дәүләт тарафыннан игътибар бирелсен иде дип тели.

– Америкада, мәсәлән, осталарга эш урыннары бушка бирелә, арендага да, электрга да түләргә кирәкми. Иң мөһиме – туристларны гына җәлеп ит. Моның өчен витринаны матур итеп бизәргә кирәк, сувенирлар кибете эшләргә тиеш. Кызыксынган кеше эш барышын карап тора, үзе дә катнаша ала. Безнең һөнәрчеләребез дә андый көннәрне күрерме, анысы билгесез. Безнең күбебез төрле мәдәни чараларда мастер-класслар уздыра, күргәзмәләрдә катнаша, әлбәттә. Әмма бу гына җитми. Туризм тармагын үстерәбез дип сөйлиләр… Казанда да һөнәрчеләр янына теләгән вакытта барып, аларның эшен күзәтеп, кызыккан әйберне сатып алырга мөмкинлек тудырылган урын – Осталар йорты булырга тиеш. Бу – сәнәгать туризмы дип атала, – ди Светлана Шәвәлиева.

Чыннан да бүген шул ук Казанда җирле осталар кулы белән ясалган сувенир продукцияләрне табуы кыен. Бауман урамындагы сувенир кибетләре читтән кайтартылган очсыз шалтыравыклар белән тулган, дип уфтана оста.

– Һөнәрчеләрнең сувенир продукциясе кыйммәт тора, дип акланалар. Минемчә, сәбәп бәядә түгел, ә кабатланмас авторлык эшләрен дөрес итеп тәкъдим итә белмәүдә. Осталарга хөрмәт күрсәтү, туристларны безнең төбәккә генә хас үзенчәлекләрне исәпкә алып иҗат ителгән кул эшләре белән таныштыру мөһим. Мәсәлән, бервакыт Франциядән килгән танышыма барысын да аңлаткач-күрсәткәч, ул 25 мең сумга сувенирлар җыеп китте, – дип сөйли Светлана ханым.

Фьюзинг – кыйммәтле шөгыль. Буш вакыт, физик көч кенә түгел, ул кыйбатлы чимал, бик күп электр энергиясе дә таләп итә. Мич, бер кабызгач, пыяланың төренә карап, кимендә 10 сәгать эшләргә тиеш. Бу вакытта пыяла эшләнмәләр эри, кыза һәм акрын гына суына. Җитәрлек кызмаса, пыяла салкын сулыштан да вак кисәкләргә таралырга мөмкин, дип аңлата оста.

Моннан тыш, бары тик бер җитештерүченең һәм температура йогынтысында киңәю коэффициенты күрсәткечләре бер төрле булган пыялаларны гына файдаланырга ярый. Әгәр төрле җитештерүчеләрнең төрле күрсәткечле пыялаларын кушсаң, андый эшләнмә шунда ук ярыла. Витражларны “яндырганда” чит-ят пыяланың хәтта бөртеге дә эләгергә тиеш түгел, югыйсә, ул барыбер кайчан да булса чатнаячак.

Бүгенге көн җитештерүчеләре исә күптөрле пыялалар тәкъдим итә, алар йөздән артып китә: үтә күренмәле пыялалар да, куе төстәгеләре дә бар. Светлана Шәвәлиева Россиянең генә түгел, Америка һәм Италия җитештерүчеләренең дә пыялаларын сынап караган.

Шешәләргә яңа сулыш

Светлана Шәвәлиеваның коллекциясендә беренче карашка гади генә тоелган шешәләр дә лаеклы урын тапкан.

– Мин университетта студентларга экология дә укытам. Бүгенге көндә теләсә кайда аунап ятучы пыяла шешәләрнең әйләнә-тирәбезгә никадәр зур зыян салуын илебез әле аңлап бетерми булса кирәк. Ел саен Россия базарына 1,5 миллиард данә пыяла шешә кертелә. Бер кешегә бу елына 100 данә дигән сүз. Эчемлекләрдән бушаган шешәләр кая китә соң? 2011 елдан Таможня берлеге алкоголь эчемлекләр һәм балалар ризыклары җитештерүчеләргә кулланышта булган шешәләр файдалануны тыйды. Мин Казанның Самосырово чүплегенә барып карадым, ул да шешә белән тулган. Шешә кабул итү, эшкәртү белән беркемнең дә шөгыльләнәсе килми. Чынлыкта исә пыяла череп юкка чыкмый. Дөньяда иң борынгы пыяла кисәгенә – биш мең ел, ул Мисырда табылган. Безнең дә бөтен урман-кырлар шешә белән тулгач кына бу проблеманы хәл итәргә тотынырлар, мөгаен. Ә бит пыяла җитештерү – бик чыгымлы эш, аңа күпме чимал һәм энергия таләп ителә. Бүгенге мөнәсәбәт – ул вәхшиләрчә караш, – дип ассызыклый Светлана ханым.

Көнбатышта шешәләрнең кадерен беләләр. Бигрәк тә Алманиядә. Анда кулланышта булган шешәләрне ваклап, әйтик, асфальт юл түшәгәндә кушалар. Машина фарасында андый юллар аеруча якты күренә. Спорт мәйданчыкларының идәннәрен җәйгәндә дә пыяла валчыклары файдаланыла.
– Мин дә үземчә экологияне саклауга өлеш кертергә тырышам, – дип шаярта Светлана Шәвәлиева. – Пыяла шешәләрне мичтә яссы хәлгә килгәнче эретеп, сувенир итеп төсле буяулар белән бизим. Танышларым миңа шешә ташый-ташый арып бетте инде. Һәр шешәне эреткән саен, Татарстан җире тагын бер чүп-чарга кимеде, дип куанам. Ә туристлар, мондый кызыклы шешәләрне күргәч куана, истәлеккә ала.

Дөрестән дә, туристлар истәлеккә дип кесәләренә пыяла паннолар, сәгатьләр салып китә алмый, аларга, нигездә, якыннарын нинди бүләк белән шаккатырыйм икән дип аптыраган җирле халык заказ бирә. Туристларның, беренче чиратта, бизәнү әйберләренә, кызыклы кечкенә сувенирларга күзе төшә.

Лилия ГАДЕЛШИНА
intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*