tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сыктывкар шәһәрендә татар урамы булдыру турында сөйләшүләр алып барыла
Сыктывкар шәһәрендә татар урамы булдыру турында сөйләшүләр алып барыла

Сыктывкар шәһәрендә татар урамы булдыру турында сөйләшүләр алып барыла

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Сыктывкар шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Коми Республикасындагы татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм актив вәкилләре белән очрашу уздырды.

Васил Шәйхразиев Коми республикасы җитәкчелеге белән аралашкан вакытта Сыктывкар шәһәрендә татар урамы булдыру турында сөйләшүләр булганын ассызыклады. “Сүз татар милләтеннән булган танылган шәхеснең исемен мәңгеләштерү турында бара. Шуңа күрә бу мөмкинчелекне кулланып татар урамын булдырырга кирәк”,- диде Милли шура рәисе. Шулай ук Васил Шәйхразиев ноябрьдә Казанда “Татар кызы” бәйгесе узачагын, яшь буынны тәрбияләү, милләтебез дәвамчылары булган яшьләргә игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләде.

Очрашуда Ухта, Усинск, Воркута, Вуктыл, Сыктывкар шәһәрләреннән татар оешма җитәкчеләре катнашты. Воркута шәһәренең татар оешмасы җитәкчесе Дөлфирә Шәймәрданова Воркута шәһәрендә төзелә торган мәчетне торгызуны тизләтү өчен ярдәм кирәклеген әйтеп узды, Коми Республикасының региональ татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ринат Әхмәтҗанов татар телле газета-журналларга, балалар өчен әдәбият, татар тарихына кагылышлы китапларга кытлык кичерүләрен белдерде. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе әлеге мәсьәләрне хәл итү буенча кирәкле күрсәтмәләр булачагын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*