enrutat
Баш бит / Сыйфатлы белем – заман таләбе
Сыйфатлы белем – заман таләбе

Сыйфатлы белем – заман таләбе

Табигать алтынсу-сары төскә күмелгән мәлдә, җирдә мул байлыклы көз тантана иткәндә “Укытучылар көне”н билгеләп үтәбез. “Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә”, — дигән бөек рус язучысы Александр Фадеев. Әйе, бу хак сүзләр белән һич тә килешмичә булмый.

Бәйрәм якынлашу уңаеннан, без Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь районының Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенә юл тоттык. Дүртенче ел инде бу мәктәпне дистә елдан артык педагогик тәҗрибәсе булган, үз һөнәрен өзелеп яратучы, укучыларына тиешле белем бирүгә бар көчен куючы, мәктәбе һәм хезмәттәшләре өчен чын мәгънәсендә “утка-суга” керергә әзер торучы Гөлнара Фәхретдинова җитәкли. Без аның белән очрашып, уку йортының эшчәнлеге белән таныштык һәм шушы әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

-Гөлнара Раисовна, Сез игелекле һөнәр – укытучы һөнәрен сайлагансыз, ә бала чакта кем булырга теләдегез?

-Укытучы булу – балачак хыялым иде. Аннары Наилә апа һәм Мәрва апа Валемеевалар минем өчен гел үрнәк мөгаллимнәр булдылар, аларның кызыклы һәм мавыктыргыч дәресләрен һәрвакыт көтеп ала идем. Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче, соңгы дистә еллар мөдир булып хезмәт итүче әниемнең, нәселебездә булган укытучыларның, шәхсән Әхәт абый Чарлагановның  да, һичшиксез, йогынтысы булгандыр бу кәсепне сайлавымда.

Мәктәпне 2000 елда тәмамлагач, Арзамас педагогия институтының физика һәм математика факультетына укырга кердем. 2005 елда кулыма югары белемле укытучы дипломын алып, хезмәт юлымны туган мәктәбемдә шушы фәннәрне укытудан башладым, 3 ел директорның тәрбия, аннан соң 4 ай уку-укыту буенча урынбасары вазифаларын үтәдем, ә 2017 елның 1 сентябреннән директор булып билгеләндем. Кыскасы, “карьера баскычы”ннан күтәрелүем бик тиз булды.

-Мәктәпнең эшчәнлеге белән бераз таныштырып үтсәгез иде.

-Бездә ике авылдан 235 бала укый. Кече Рбишча укучыларын махсус автобус йөртә. Мәктәп бусагасын быел тәүге тапкыр 14 бала атлап керде (үткән уку елында аларның саны 28 иде!). Белем бирү учреждениесе кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, алар барысы да югары белемле, һәркайсы үз эшенең чын остасы. Инновацион технологияләр, алдынгы укыту ысуллары, яңа алымнар кулланып, укучыларга төпле, сыйфатлы белем һәм тәрбияне тәҗрибәле 28 укытучы бирә. Шуларның 6сы югары, 17се беренче категорияле белгеч. Ике дистәдән артыгы Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Педагоглар югары дәрәҗәдә һөнәри активлык күрсәтәләр, “Ел укытучысы» район конкурсында даими катнашалар. Мәсәлән, 2017 һәм 2019 елларда башлангыч класс укытучылары Зөлфия Нуриева белән Гүзәл Летфуллина әлеге бәйгедә 2 урын яуладылар. Россиянең иң яхшы укытучылары конкурсында катнашып, «Мәгариф» милли проекты кысаларында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, Россия Президенты һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы грантына лаек булган педагогларыбыз да алтау. Алар арасында Әлфия Мөхәммәтҗанова ике тапкыр — 2008 елда  Президент, ә 2014тә губернатор грантына лаек булды.

-Белгәнебезчә, Зур Рбишча мәктәбе ике мәртәбә Президент грантына (2006, 2008) ия булган мәктәп. Шуңа сездә материаль база яхшы хәлдә дип саныйбыз.

-Әйе, техник-материаль базабыз нык, шәһәр мәктәпләреннән калышмый. Уку процессында 69 компьютер, 28 ноутбук, 19 интерактив такта, 25 мультимедиапроектор, 6 күп функцияле җайланма, 15 принтер, 4 сканер, 6 документ-камера, 13 телевизор, 2 видеокамера,  музыкаль үзәк кулланыла. Иң зур горурлыгыбыз – үткән уку елында “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге.  Заманның иң яңа технологияләре белән җиһазландырылган ике кабинетта укучылар информатика, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча белем үзләштерәләр, проект эшләре, конструкцияләү, робототехника белән дә шөгыльләнәләр. Балаларның фикерләү сәләтен һәм логикасын үстерү максаты белән 1-4 классларда шахмат дәресләре керттек. Мин алып барган “Фото, видеоэшкәртү» түгәрәге дә шушы үзәкнең мәйданчыгында үтә.

Быел тагын бер интерактив панель, стенага беркетелә торган флипчарт – магнитлы-маркерлы такта сатып алдык. Болар барысы да “Үсеш ноктасы”н  финанслау исәбенә алынды, аның фондында картриджларга да, үзәкнең логотибы төшерелгән футболкаларга да, бүтән максатларга да акча каралган.

Технология кабинетыбыз  тиешлечә җиһазландырылган, аш-су пешерер өчен бөтен кирәк-яраклар булдырылган. Шулай ук биредәге 8 тегү машинасы ярдәмендә кызлар юләү серләрен үзләштерәләр.

Тагын бер шатлыгыбыз –  өлкә субвенциясе исәбенә алынган чит ил телләрен өйрәнергә ярдәм итүче лингафон кабинеты эшли башлады. Һәм чираттагы яңалыкларның  тагын берсе – киләсе елга безнең мәктәптә дә “Цифрлы белем бирү мохите” (ЦОС) гамәлгә керәчәк.

-Һәр учреждениенең нәтиҗәле эшләве аның коллективыннан тора. Заманчатехниканы, яңача укыту чараларын, цифрлы җайланмаларны куллануны педколлектив һәм укучылар ничек кабул итә?

-Иң мөһиме – теләк кирәк, теләк булганда барысын да үзләштереп була. Әлбәттә, укытучы үз эшен сыйфатлы башкарырга тели икән, аның  компетенцияләре — һөнәри бурычларны чишүдә практик тәҗрибәсе, белеме булырга һәм ул шушы белем нигезендә уңышлы эш итә белергә тиеш. Бу яктан безнең мәктәп коллективы эшкә сәләтлелеге, яңа үрләргә омтылышы белән аерылып тора. Яңача укыту системасын камилләштерү максаты белән 11 укытучы башкаланың “Мәгариф үсешенең яңа формалары фонды” порталында дистанцион курслар, тормыш иминлеге нигезләрен укытучылар медицина тренажерлары һәм манекеннар белән эш итү, ә технология фәненнән белем бирүчеләр 3D принтерлар куллану  буенча укуларны Владимир шәһәрендә уздылар.

Барлык хезмәттәшләрем турында мин тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Коллегаларым һәрбер башлангычымда минем терәк-таянычым. Аеруча “уң кулым”, алыштыргысыз ярдәмчеләрем — уку-укыту һәм тәрбия буенча урынбасарлар Назыйфә Алимова, Гүзәл Бәдретдинова, Руфия Җамалетдинованы һәм мәктәпнең хуҗалык мөдире Камил Насибуллинны билгеләп үтәр идем. Алар үз вазифаларын һәрвакыт тырышып, җиренә җиткереп башкаралар.

Укучыларыбыз искиткеч активлар, энергияләре ташып тора, төрле дәрәҗә конкурсларда, олимпиадаларда, проектларда бик теләп катнашалар һәм еш кына алдынгы урыннар яулыйлар. Безнең мәктәп быелгы уку елында PISA моделе буенча мәктәпләрдә белем сыйфатын тикшерүнең региональ программасына эләкте. Әлеге тикшерү бөтен дөнья күләмендә өч елга бер тапкыр уздырыла һәм аның кысаларында 14-15 яшьлек укучыларның математик, табигый-фәнни һәм уку грамоталылыгы тикшерелә. Быел ул ноябрь аенда узачак һәм безнең 10 укучыбыз шушы тикшерүдә катнашачак.

Без файдалы эшләргә һәм вакыйгаларга бай тулы тормыш белән яшибез. Заманча технологияләр казанышларыбызны, яуланган үрләребезне күрсәтергә мөмкинлек бирә. 2013 елдан бирле “ВК” социаль челтәрендә, 1 ел Инстаграмда үз сәхифәбезне алып барабыз, рәсми сайтыбыз бар. Барлык мәгълүмат һәм фотоларны оператив рәвештә шунда урнаштырабыз.

-Күреп торабыз, соңгы елларда мәктәпләрнең йөзе нык үзгәрде. 2020-2021 уку елына әзерлек кысаларында нинди эшләр башкарылды?

-“Түбән Новгород өлкәсендәге белем бирү оешмаларына капиталь ремонт” программасы кысаларында мәктәпне электр белән тәэмин итү системасына тулаем капиталь ремонт ясалды. Мәктәп бинасы периметр буенча хәзер караңгыда бик матур яктыртыла. Бүген физика кабинетында электр үткәргечне алыштыру эшләре дәвам итә. Барлык эшләрнең 95% өлкә бюджеты исәбенә башкарылса, 5%ын район бюджеты каплый. Шуңа да мөмкинлек табып, мәктәбебезне карап-кайгыртып торганнары өчен район җитәкчеләренә ихластан рәхмәтләремне ирештерәм.

-Актлар залын (ул ук ашханә дә) күз явын алырлык итеп үзгәрткәнсез. Аның бизәлеш идеясе кайдан? Дәүләт программаларыннан тыш ярдәм итүчеләр дә бармы?

-Әйе, залыбыз бик матур булды. Без аны Казандагы Кәрим Тинчурин театрының тамашачылар залы стилендә бизәдек. Яшел төстәге тәрәзә пәрдәләре һәм урындыклар, ромблардан төзелгән көзгеләр, диварлардагы яктырткычлар, татар орнаментлары хәлле якташ-спонсорлар исәбенә булдырылды. Әйтергә кирәк, безгә ярдәм кулы сузучылар бик күп. Юл уңаеннан, мин аларның һәрбересенә чиксез рәхмәтләремне белдерәм, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим.

-Туган телебезне, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияли. Бу юнәлештә ничек эшлисез?

-Беренчедән, бездә татар теле һәм әдәбияты һәр сыйныфта фән буларак тулы күләмдә укытыла. Икенчедән, класстан тыш уздырыла торган чараларның 50% ана телендә үткәрелә. Татар шагыйрьләренең, язучыларының туган көннәренә багышланган кичәләрне даими уздырабыз, укучылар белән спектакльләр куябыз. Ел саен мәркәзебез Казанда узучы татар теле буенча олимпиадада катнашып, призлы урыннар яулап кайтабыз. Балалар, ишеткәнегезчә, үзара татар телендә аралаша. “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясендә укучылар да, укытучылар да ел саен актив катнаша. Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Гиматдинов исемендәге Осиново гимназиясе белән мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, күп кенә планнарыбыз тормышка ашмый калды әлегә.

-Гөлнара Раисовна, җавапларыгыз өчен зур рәхмәт! Сез җитәкләгән Зур Рбишча мәктәбе коллективын һәм Сезнең йөзегездә барлык укытучыларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз, алга таба да сәламәт булып, илебез файдасына бар яктан да сәләтле шәхесләр әзерләүдә армый-талмый эшләргә язсын, дигән теләктә калабыз!

Кадрия СӘМИУЛЛИНА сөйләште.

Румия Хамзина фотолары.

«Туган як» газетасы

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*