tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә
Рөстәм Миңнеханов: Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә

Рөстәм Миңнеханов: Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә

Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казанда Укытучылар бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.

Президент Илсур һадиуллин мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәнен искәртте. Бәйрәмнең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узуын, ректоры итеп Рафис Борһанов билгеләнгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов укытучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде. «Халыкара Укытучылар көне белән котлыйм. Бу иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Бу көн чәчәкләрнең хуш исләре, укучылар котлавы һәм сезнең елмаюлы йөзләрегез белән тулы көн. Укытучы ул — әһәмиятле һөнәр, җаваплы миссия һәм, әлбәттә, сәләт. Хезмәтегез иң яхшы кешелеклек сыйфатларына ия булуы балаларга чиксез мәхәббәт таләп итә», — диде.

«Укытучы хезмәте — һәрвакыт төп, җаваплы һөнәр булды һәм булачак. Укытучы дигән горур сүз бөтен телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә», — диде Президент. Ул Татарстан мәгариф системасына җитди игътибар күрсәтүен ассызыклады. Ун ел эчендә республикада 62 мәктәп, 239 балалар бакчасы төзелгән, 1300дән артык белем бирү учреждениесе капиталь ремонтланган. Һөнәри белем системасы тулысынча үзгәргән, 41 ресурс үзәге яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән.

«Бүген без Минтимер Шәймиев белән „Адымнар“ мәгариф комплексында булдык. Бу матур, иркен, якты объектлар. Биредә заманча мәгариф технологияләре кулланыла. Бездә искиткеч үзәкләр барлыкка килүгә без бик шат. Татарстанда мәгариф системасы бай тарихка ия, алдынгы Европа технологияләре, милли традицияләр дә үрелеп бара. Без алгарышка ачык һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, мәгариф системасы инфраструктурасы үсеше, кадрлар потенциалын ныгыту белем бирүдә югары сыйфатка ирешергә, иҗади фикер йөртүче, киңкырлы, конкурентлыкка сәләтле белгечләр, патриотлар тәрбияләргә мөмкинлек бирә. «Педагогларның осталыклары нәтиҗәсендә, БДИның уртача баллы Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак», — диде.

Президент соңгы сигез елда бөтенроссия укучылар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Татарстан призерлар санына керүен әйтте. «Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышабыз. Безнең укучылар халыкара олимпиадаларда да ил данын яклыйлар», — диде. Ул олимпиадаларда җиңүләргә ирешкән укучыларны, 100 балл җыйган балаларны әзерләгән укытучыларны санап чыкты.

«Кеше нинди генә уңышка ирешмәсен, уңышының нигезе мәктәптә салына. Сезнең кулда республика һәм илебезнең киләчәге. Югары профессионализм, кайгыртучанлык, укучыларга игътибар өчен рәхмәт! Саулык, укучыларыгызның ихлас яратуын телим, һәр көнегезне балалар елмаюы бизәсен. Тере белем алу иң яхшысы, без инде онлайн укудан ардык», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәм чарасында Гүзәл Уразова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Кәлимуллина, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башкалар чыгыш ясый.

Гөлнар Гарифуллина

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*