enrutat
Баш бит / Сүзләр һавада эленеп калмасын иде
Сүзләр һавада эленеп калмасын иде

Сүзләр һавада эленеп калмасын иде

28 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнашында эшлекле очрашу узды. Сүз ике төбәкнең үзара хезмәттәшлек итүе, Ижау шәһәрендәге “Спартак” халык иҗаты йортын төзекләндерү турында барды.

“Спартак” халык иҗаты йорты 1939 елда ук төзелгән. Аның бүгенге хәле бик аяныч. Ижау шәһәренең Ленин районы өчен бердәнбер булган мәдәният йортына мәдәни мирас объекты статусы бирелде. Без аны реконструкцияләүне планга керттек. Бүгенге көндә шушы зур эшне башкарып чыгар өчен ярдәмчеләр, инвесторлар, партнерлар эзлибез. Төзүчеләр әйтүенчә, бинаны реконструкцияләү өчен якынча 100 миллион сумнан артык акча кирәк булачак. Октябрь аенда проект-смета документларын әзерләүгә керешәчәкбез. Моның өчен шәһәр казнасында 8 миллион сум акча каралган. Ул ярты ел эшләнәчәк, һәм 2021 елның апрель аенда безнең кулда төгәл саннар, эш планнары белән документлар булыр дип ышанабыз. Реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерү эшләрен 2021 елның июнь аенда башларга уйлыйбыз. Әлбәттә, бинаны бер ел эчендә генә аякка бастырып булмаячак. Шуны истә тотып, төзекләндерү эшләрен берничә этапка бүлеп башкарачакбыз. Алдагы ике елга безнең планда бинаны һәм аның тирә-як мәйданын төзекләндерү, мәдәният йортына техник җиһазлар урнаштыру эшләре тора.

“Спартак” халык иҗаты йорты — бүген татарларның яраткан җыелу урыны. Биредә татарча бәйрәм-кичәләр, концертлар уза. Төрле буын вәкилләрен туплаган ансамбльләр эшли. Бинаны төзекләндергәннән соң, без аның исемен “Татар мәдәнияте үзәге” дип үзгәртергә уйлыйбыз”, — диде Олег Бекмеметьев.

Васил Шәйхразыев аңа Ижау татарлары өчен генә түгел, Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребез өчен мөһим булган әлеге объектның киләчәген кайгыртуы, ерак араларны якын итеп, Казанга килүе өчен рәхмәт белдерде. “Әлеге бинаны сату турында сүз чыгып, милли оешмаларның бу хакта борчылуларын белдереп язган хатын алгач, мин 2018 елның гыйнварында Ижауга килгән идем. “Спартак” халык иҗатында да булдым. Ул вакытта Республика Хөкүмәте Рәисе белән очрашуда аны сак-лап калырга кирәклеге турында сөйләшкән идек. Кабатланмас тарихы булган Удмуртия татарлары өчен әлеге мәдәният йортының әһәмиятен бик яхшы аңлыйм. Мәдәни мирас объектлары һәр халык өчен бик мөһим.

“Спартак” халык иҗаты йортын саклап калуыгыз бик яхшы. Кулдан килгән кадәр бу эштә сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз. Проект-смета эшләре тәмамлангач, Ижауга килеп, тагын бер кат мәсьәләне чишү юллары турында җентекләп сөйләшербез. Хәзерге вакытта бик күп Федераль программалар бар, аларга керү юлларын да эзләргә кирәк. Бу юнәлештә безнең тәҗрибә бар, аның белән дә уртаклаша алабыз”, — ди Васил Шәйхразыев.

Ул халык белән хакимият бергәләп эшләгәндә генә проблемаларны хәл итеп булуын, ә иҗтимагый оешмаларның аларны бәйләп торуын, ике республика арасындагы элемтәне ныгытуда да Удмуртиядә эшләүче милли оешмаларның роле зур булуын әйтеп узды. Сәфәрдән соң Олег Бекмеметьев бу очрашудан бик канәгать калуын белдерде. Милли мәдәни мирас объекты статусын алганнан соң, «Спартак» халык иҗаты йортын торгызу өчен чыгымнар бермә-бер артса да, бу эшне башкарып чыгарга ышанычы артуын әйтте.

Рәмзия Габбасова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*