tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызраньда дүрт мәчет эшли
Сызраньда дүрт мәчет эшли

Сызраньда дүрт мәчет эшли

Дөнья буйлап сибелгән кан-кардәшләребез элек-электән кайларда һәм  нинди генә шартларда яшәсәләр дә  беренче чиратта телебезне , динебезне саклау өчен мәчетен салган, мәдрәсәсен булдырган. Заманында Сембер губернасына кергән   Сызрань шәһәрендә дә Ибраһим  мулла Еналиев җитәкчелегендә  узган гасыр башында мәчет төзи башлыйлар. Ләкин ни кызганыч, октябрь инкыйлабы әлеге изге эшне азагына кадәр җиткерергә комачаулык итә. Бүген уналты мең татар гомер итүче шәһәрдә мөселманнарга намаз укып, гаетләр уздырыр өчен 1989 нчы елда гына бина бирелә.

   Самара-Мәскәү автомобиль юлы буенда урнашкан бу шәһәрдә татар милли һәм дини тормышы 1989 нчы елда яңа башлангыч ала. Бу эшне шул чорда мулла вазыйфаларын башкарган Абделхак ага Хәмитов белән мәхәллә рәисе Абделхак Мансуровлар башлап йөри. Алар үтенече буенча менә шушы урындагы иске баракны мөселманнарга бирәләр. Билгеле, бүген инде әлеге бина тулысы белән яңартылган. Янәшәдә генә   яңа мәчет тә салына. Аны төзү эшләрен озак еллар төзелеш оешмасын җитәкләгән Раил Абушаев алып бара.    Әлегә биредәге мәчеттә намазлар укытыла, кичләрен һәм ял көннәрендә гарәп телен, корән серләрен дә өйрәтәләр.   Бүген шәһәрдә дүрт мәчет. Гаетләргә генә түгел, көндәлек намазларга йөрүчеләр дә байтак.    Башка бик күп дин әһелләреннән аермалы буларак, Самара  мөфтиенең беренче урынбасары, Сызрань шәһәре-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев дини тормыш белән дөнявый вәзгытьне янәшә алып бара. Вәгазьләр сөйләгәндә, сабыйларга татар телен өйрәтү мәсьәләсен дә читләтеп үтми.

Моннан ун ел элек Сызрань югары хәрби вертолет училищесында мөселман динендәге курсантлар өчен намаз бүлмәсе ачыла. Бүген монда кырыктан артык егет йөри. Байтагы чит илләрдән. Отставкадагы полковник, 85 яшьлек Галиулла ага Әбдрәшитов әлеге училищеда 11 ел укытып лаеклы ялга чыга. Хәзер яшьләрне татар һәм гарәп теленә өйрәтә.

   Уку йортында намазлар укып, корән серләренә төшендереп кенә калмыйча, дини бәйрәмнәрне дә билгеләп узалар.

Без бүген дуслык, толерантлык турында сөйләүчеләрне еш ишетәбез. Ә менә аны тормышка ашыручылар гына сирәк. Сызрандагы вәзгыять аларга матур үрнәк.

 

Рамис Сафин

  Самара өлкәсе Сызрань шәһәре

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*