tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыр да, моңсу да. Яңа елга Хәниясез генә керәбез.

Авыр да, моңсу да. Яңа елга Хәниясез генә керәбез.

Юк! Юк! Юк! Болай булырга тиеш түгел иде! Күпме вакыт язмыш язганга каршылыкка кереп, күңелем, җаным бәргәләнә. Бу югалту белән һич кенә дә килешәсем килми. Көндез аның җырларын тыңлыйм, җырлары аша үткәнне барлыйм. Хәнияне югалтканга айга якын вакыт узса да, берничә кат зиратка барып, рухына дога кылып кайтсам да, дустымны мәңгелеккә югалканымны аңлыйсым да, кабул итәсем дә, ышанасым да килми. Менә бүген дә төнлә Хәнияне төштә күреп уянып киттем. Бер уянгач йоклап булмады инде. Таң атканчы кабат дустым белән бергә узган чирек гасыр гомерне барладым, хатирәләрне яңарттым.

Минем район, республика газеталарына язу гадәтем мәктәп елларында ук башланган иде. Бу хоббием, гәрчә булачам һөнәрем итеп укытучылыкны сайласам да, студент елларымда да дәвам итте. «Татарстан хәбәрләре» газетасында мәдәнияткә кагылышлы язмаларым, артистлар белән әңгәмәләрем урын ала килде. Теләгем – иң популяр җырчыларның берсе Хәния Фәрхи белән танышып, әңгәмә кору. «Бәйрәм» ансамбленең Мәскәүдән Казанга күченгән чоры, иң популяр вакыты. Хәния белән аралашу тормышка ашмас хыял кебек тоела иде. «Сагынам сине, Питрәч», «Яратам», «Арала бу газаптан» кебек җырлары белән халык күңелен яулап алган йолдыз җырчы янына барырга ихтияр көче таптым. Бүгенгедәй хәтеремдә, К. Тинчурин исемендәге театр бинасында «Бәйрәм» ансамбленең концерты тәмамлангач, кыюлыгымны җыеп сәхнә артына кердем дә, популяр җырчыга мөрәҗәгать иттем. Һәм ул мине… үз туганыдай, якын кешесе кебек шундый җылы кабул итте – без аның белән рәхәтләнеп сөйләштек. Шул мизгелдән безнең гомерлек дуслыкка күпер салынды. Мин, әңгәмәне әзерләп бетергәч, газетада чыкканчы күрсәтергә дип, Хәниянең өенә бардым. Ул Восстания урамында үз фатирында кызы Алия белән яши иде. Хәния пешергән ризыкларны ашап, бергәләп чәй эчтем. Аның өендәге гадилегенә дә шаккаткан идем шул чакта. Гомер узган саен мин аның гадилегенә, киң күңеленә, затлылыгына, кыюлыгына, олы йөрәкле булуына сокланып яшәдем. Үткән заманда язырга кул да бармый кебек. Менә бүген дә, үзем сүзләр тезәм, үзем үткәнне барлыйм, күз алдымда – Хәниянең елмайган йөзе…

Хәния әнисенең кызы, Габделхәйнең хатыны, Алия белән Алсуның әнисе, Әминә, Ясминә, Рамазанның дәү әнисе, кияүләре, кода-кодагыйлары, туганнарының якыны, минем дустым гына түгел, ул чын мәгънәсендә Татарстанның халык артисты, татар халкының сөекле кызы иде. Бар булганы, рухы, күңеле, җаны белән ул милләт җырчысы иде. Моның шулай икәнен татар тамашачысы Хәнияне соңгы юлга озатканда тагын бер кат исбатлады.

Татар матбугатында яраткан җырчыбыз, моң патшабикәсе Хәния Фәрхи-Биктаһирова турында турында шактый яздым. Аның белән очрашу, аралашу, серләшү үзе бер гомер иде. Дөнья булгач төрле вакыты булгандыр, ләкин мин Хәниянең кеше турында начар сүз әйткәнен, усал сөйләшкәнен, зарланганын ишеткәнем булмады. Ул һәрбер нәрсәдән матурлык таба белә иде. Газета-журнал битләрендә журналист буларак җырчының сәхнәдәге тормышын чагылдырсам, сердәшләр буларак сәхнә арты күңел түренә язылыр иде. Күңел төпкеленә яшеренгән серләребезне Хәния үзе белән алып китте һәм минеке дә мәңгелек йозакка бикләнде.

Хөрмәтле тамашачым! 2014нче елда Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясендә кунакта Татарстанның халык артисткасы Биктаһирова Хәния Фәрхлислам кызы булган иде. Быел, 2017 елда без сөекле җырчыбызны югалттык. Яңа елга Хәниясез генә керәбез. Авыр да, моңсу да. Халкыбызның танылган җырчысы Хәния Фәрхинең якты истәлеге буларак әлеге видеоязманы кабаттан сезгҗ тәкъдим итәбез. Бу язма белән тагын бер кат сөекле җырчыбызны искә алырбыз һәм ул аның рухына дога булып барып ирешер дип ышаныйк.

Хөрмәт белән, Гөлназ Шәйхи.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*