tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таллинда Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы үтте
Таллинда Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы үтте

Таллинда Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы үтте

23-25 августта Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы үтте.

Бу чара Европада яшәүче милләттәшләребезне борчыган проблемаларны уртага куеп сөйләшү мәйданчыгы булып каралган.

Беренче көнне форум делегатлары “Турас” Ислам мәдәнияте үзәгендә булдылар, Эстония мөфтие Илдар Мөхәммәтшин белән очраштылар. Яшьләр шулай ук үзләре арасыннан яшьбашкаручыларның концертын һәм Эстония һәм Латвия яшьләре куйган “Кыз урлау” (Мостай Кәрим) спектаклен дә яратып карадылар. Казаннан да Таллиннга  бер төркем артистлар һәм яшьләр килгән иде.

Белешмә өчен:

Европа татар яшьләре берләшмәсенең II форумы 2012 елның 27-29 апрелендә узган иде. Аны оештыру һәм уздыру инициаторы – Бөтендөнья Татар яшьләре Форумы советы әгъзасы Олег Шарипов булды. Ул форум нәтиҗәләре буенча Европа татар яшьләре берләшмәсенә Англия, Польша, Финляндия һәм Чехиядәге татар яшьләре кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*