tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тамбов шәһәрендәге мәчетне зурайтачаклар
Тамбов шәһәрендәге мәчетне зурайтачаклар

Тамбов шәһәрендәге мәчетне зурайтачаклар

Тамбов шәһәрендәге мәчет 2002 елда төзелгән. 17 ел элек ул шәһәр читендә урнашкан була. Бүген ул үзәктә. Мәчеттә дини йолалар башкару, мәктәптә дәресләр үткәрү өчен бөтен шартлар да бар. Монда атнага өч мәртәбә Коръән дәресләре дә уза. Мәчеткә йөрүчеләр саны даими артып тора. Алар арасында Россиядәге төрле халык вәкилләре бар.

“Мәчетне зурайту эшләре бара, чөнки барлык килүчеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмый. Бигрәк тә җомга көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә. Атнага өч тапкыр Коръән дәресләре дә уздырабыз. Без Мәскәү ислам университеты студентлары өчен җәйге һәм Рамазан ае практикасы узу өчен төп базаларның берсе”, – диде Тамбов өлкәсенең һәм шәһәрнең Мөселманнар оешмасы рәисе Габдерәхим хаҗи Ильясов.

Тамбовның Мөселманнар оешмасы төбәктәге мөселманнарны рухи агарту белән генә шөгыльләнеп калмыйча, милләтара мәсьәләләрне хәл итүдә, гражданлык бердәмлеген һәм өлкәдәге халыкларның этномәдәни үсешен ныгыту буенча да актив эш алып бара.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*