tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таныш булыгыз: Удмуртиянең “Татар кызы — 2020″ конкурсы катнашучылары
Таныш булыгыз: Удмуртиянең “Татар кызы — 2020″ конкурсы катнашучылары

Таныш булыгыз: Удмуртиянең “Татар кызы — 2020″ конкурсы катнашучылары

20 мартта Ижау шәһәренең Филармония бинасында Удмуртия татар яшьләре көтеп алган чараларның берсе — “Татар кызы — 2020” узачак. Быел матурлык конкурсы 9нчы тапкыр үткәрелә. Шушы дәвер эчендә конкурста 80нән артык кыз финалда катнашкан, йөзләгән анкеталар каралган. Кайчандыр бер төркем актив яшьләр — “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары куркып кына башлаган “Татар кызы” конкурсы — бүген республикакүләм зур дәрәҗәгә ия булган заманча милли конкурс.

Оештыручыларның тырышлыгы юкка түгел. 2018 елда республикакүләм конкурста җиңү яулаган Диләрә Гыйльметдинова Казанда узган Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә беренчелекне алганнан соң, эстафета Удмуртиягә күчкән иде. 2019 елның 27 сентябрендә бәйгенең финалы Ижауда Опера һәм балет театры бинасында зурлап уздырылды. Алга таба да конкурсның дәрәҗәсе артачагына шик юк. Быел узачак республикакүләм “Татар кызы”ндагы үзгәрешләр дә шуңа ишарәли. 20 мартта “Татар кызы – 2020. Нәни асылташ” конкурсында матурлыкта, милли гореф-гадәтләрне, телне белүдә 6 кечкенә чибәркәй катнашачак. Алар белән газетабызның алдагы саннарында “Алтын йомгак” сәхифәсендә таныша алачаксыз. Ә хәзер финалда катнашачак кызлар белән таныштырып үтәбез.

 

  • Раилә Хөснуллина, 20 яшь.
    Ижау дәүләт медицина академиясе студенты.

Якыннары аның турында: “Җаваплы, максатка омтылучан, шаян, һәрвакыт шат күңелле һәм игелекле”, — диләр. Биергә ярата. “Биюләр ярдәмендә үзеңне ачарга мөмкин”, — дип саный. Төрле тәмле ризыклар пешерү һәм уку — аның яраткан шөгыльләре.

  • Регина Хаҗиева, 22 яшь.
    Ижау дәүләт медицина академиясе студенты.

Җаваплы, киң күңелле, тыйнак, тормыш сөючән һәм максатчан кыз.
Рәсем сәнгате, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. “Бу үзеңдә яңа сыйфатларны үстерергә мөмкинлек бирә, ял итәргә ярдәм итә”, — ди. Озак вакыт бию белән шөгыльләнгән, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

  • Альвина Нәҗипова, 18 яшь.
    Ижау дәүләт медицина академиясе студенты.

Кечкенәдән бию белән шөгыльләнә, җырларга ярата, спорт белән мавыга, шулай ук тәмле итеп төрле ризыклар әзерли.

  • Гүзәл Галиуллина, 18 яшь.
    Удмурт дәүләт университеты студенты.

Җаваплы, намуслы, хезмәт сөючән кыз. Спортны ярата һәм даими төстә тренажерлар залында шөгыльләнә.

  • Алия Мубарашева, 21 яшь.
    Ижау дәүләт медицина академиясе студенты.

Сабыр, ярдәмчел, төгәллекне яратучан. Сәламәтлекнең нигезендә спорт зур урын алып тора дип саный. Чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә.

  • Рузиля Акбашева, 19 яшь.

Самара дәүләт аралашу юллары университеты филиалы студенты.

Шат, ачык күңелле, ярдәмчел, игелекле һәм кайгыртучан, сабыр. Беләзекләр үрү һәм алмазлы чигү белән мавыга.

  • Ләйсән Арсланова, 22 яшь.
    Ижау дәүләт медицина академиясе студенты.

Игелекле, үткен, акыллы. Шахмат уены белән мавыга. Рәсем ясарга, төрле тәмле ризыклар пешерергә ярата. Китап уку бүгенге яшьләр өчен файдалы, дип саный.

  • Гөлия Илаева, 21 яшь.
    Ижау дәүләт медицина академиясе студенты.

Туры сүзле һәм һәрвакыт гаделлекне сайлый, шул ук вакытта юмор хисе дә яхшы. Мавыгуларының берсе — җырлау, өстәвенә, бәйләргә дә ярата.

yanarysh.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*