enrutat
Баш бит / Тарих шулай языла!
Тарих шулай языла!

Тарих шулай языла!

2020 елның 9-10 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарих фәннәре кандидаты, 50 китап авторы Фәүзия Әүһәди кызы Бәйрәмова Яңа Чишмә районының татар авылларында булып китте.
Иң беренче Зирекле авылында, аның халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда очрашу узды. Галимәнең максаты: үз күзләре белән күреп, тарих белән, авыл тарихын язу белән кызыксынган, шөгыльләнгән кешеләр белән очрашып, булачак хезмәтләренә фактик материал туплау, фикер алышу, булган тәҗрибә белән уртаклашу, җыелган рухи һәм матди байлыкларны берәмтекләп өйрәнү, аларны саклау, халыкка чыгару һәм пропагандалау.
Фәүзия ханымның Зирекледәге музейга беренче тапкыр гына килүе түгел. Берничә еллар элек музейда булып, татар халкының чигешләрен, суккан сөлге-паласларын, хәтта аяк чолгауларына хәтле чигелгән үрнәкләрен күреп, хәйран калган иде. Ул чакта да музей хезмәткәрләренең фәнни-эзләнү эшләренә, авыл, район тарихын язуларына зур бәя биреп китте.
Бу юлы да бөтен җаны-тәне белән шушы байлыкны татар дөньясына чыгару, күрсәтү, музейны киңәйтү турында үз фикерләрен, хыялларын безгә җиткерде. Фикерләр китабына да болай язып калдырды:
«Татарстанда һәм бөтен Татар дөньясында авыл музейлары тарихы шушы Зирекле авылыннан башланды! Мондый бай рухи мирас башка бер җирдә дә юк… Бу – милләтебезнең ни дәрәҗәдә затлылыгын, зәвыгын һәм тырышлыгын күрсәтә. Шушы рухи мирасны берәмтекләп җыйган һәм саклаган Зирекле авылы музеена зур рәхмәтләремне әйтәм! Бу байлыкны бөтен Татар дөньясына күрсәтергә кирәк!
Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты. Чаллы шәһәре. 9.09.2020 ел»
Кабатланмас чигеш үрнәкләре белән бизәлгән экспонатларны фотога да төшердек, фикер алыштык, бергә сокландык һәм бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәклегенә кабат тирән инандык.
Күргәннәрдән, танышулардан тирән канәгатьләнү хисләре белән Фәүзия Бәйрәмова Тубылгытау,  Чертуш авылларына юл алды.
Язучыың килүенә музейда булган 15 китабын да автор хозурына куйдык. Икенче өстәлдә Мидхәт Газыймовның һәм музей коллективы хезмәткәрләрнең көче кергән 46 китаптан күргәзмә дә оештырдык.
Фәүзия ханым да музейга үзенең 70 еллыгына багышлап чыгарылган 50 нче китабын – «Милләт язмышы» дип исемләнгән, 584 биттән торган хезмәтен бүләк итте. Автографында мондый юллар бар: «Зирекле авылы музеена. Милләтебезнең бөек һәм затлы мирасын кадерләп саклаганыгыз өчен зур рәхмәтемне әйтәм! Алга таба да милләтебез өчен бергә-бергә хезмәт куярга насыйп итсен!»
Фәүзия Бәйрәмованың бу яңа китабына соңгы елларда язылган кайбер сәяси һәм фәнни публицистик мәкаләләре, китап күзәтү-рецензияләр, мөрәҗәгатьләр һәм хатлар, сәяхәтнәмәләр һәм милләт эшләре буенча хисаплары, корылтай һәм форумнарда ясаган чыгышлары тупланган. Бу язмаларның географиясе дә бик киң – Идел – Уралда һәм Себердә яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм үткән тарихы да, гомуммилләт проблемалары да анда чагылыш тапкан.
Без дә галимәгә әле яңа гына табадан төшкән бәетләрнең 9нчы җыентыгын бүләк иттек. Җыентыкка «Чертуштагы вәхшәт» бәете дә кертелгән. Аның белән танышкач, язучының ул авылда булып, туганнар каберлеген күрү теләге кабат яңарды.
Минемчә, тарих менә шулай иренмичә, урынына барып, шул вакыйгаларның тере шаһитлары булган кешеләр белән очрашып, кечкенә генә фактны да күз уңыннан читтә калдырмыйча ачыклап языла, дөрес тарих барлыкка килә.
Мидхәт Газыймов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*