tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида Татар мәдәни үзәге бинасы 29 октябрьдә ачылачак
Новосибирскида Татар мәдәни үзәге бинасы 29 октябрьдә ачылачак

Новосибирскида Татар мәдәни үзәге бинасы 29 октябрьдә ачылачак

«Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» бинасы ишекләрен 29 октябрьдә 30 еллык юбилее көнендә ачачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә үзәкнең директоры Рауза Тихомирова сөйләде.

«25 октябрьдә без татар мәдәнияте көннәрен уздырабыз. Аны „Чәкчәк-party“ дигән Россиякүләм акциясе белән башлыйбыз. Бәйрәмдә татар халык ашлары да тәкъдим ителәчәк. Балалар өчен төрле уен программасы, концерт номерлары каралган. Татар мәдәни үзәгендә курчак театры да эшләячәк, алар Шүрәле, Су анасы булып киенеп йөриячәк», — диде ул.

Рауза Тихомирова тантаналы ачылышка Новосибирск өлкәсе губернаторы, мэры һәм Мәдәният министры чакырулы булуын әйтте. «Алар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Сүз уңаеннан, Татар мәдәнияте үзәге йортында Новосибирск өлкәсе Татар төбәк милли-мәдәни автономиясе дә урнашачак. Без барлык чараны да бергәләп үткәрәбез, бүленү юк, бергәләп эшлибез», — дип аңлатты ул.

«Новосибирск өлкәсендәге татар районнары буйлап туристик маршрут оештырырга да ниятлибез. Бездә чат татарлары һәм бараба татарлары яши. Туристларны Чат шәһәрчегеннән башлап Татар мәдәни үзәге утары белән таныштырасыбыз килә. Утарда татар рәссамнары күргәзмәсен оештырыр идек. Шуннан соң шәһәрдән 65 километр ераклыкта урнашкан “Чат татары утары”на алып барасыбыз килә», — диде директор.

Искәртеп үтик, яңа бинаны тапшыру турында Новосибирск губернаторы Андрей Травников һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында сөйләшү узган елның июнендә булган иде. Әлеге килешүгә Новосибирск өлкәсе территориясендә узган «Федераль Сабантуй — 2019» бәйрәме вакытында ирешелгән.
Татарстан капиталь ремонтка 10 млн сум акча бүлеп биргән, бу акчаларга түбә ремонтлау, җылыту системасын һәм электр белән тәэмин итү системасын монтажлау эшләре башкарылган, фундамент ныгытылган.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*